Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң көчлеләр ачыкланды

Җиңү бәйрәме алдыннан җиңел атлетика эстафеталары булып үтте: берсе - шәһәр спартакиадасы кысаларында, икенчесе укучылар өчен. Шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждение хезмәткәрләре эстафетасы шәһәр спартакиадасы программасын төгәлләде. Наталья Бердникова, Ирина Алексеева, Ольга Васянина, Жанна Гурская, Андрей Иванов, Юрий Селиванов, Александр Ермилин һәм Максим Кузовкин составындагы мәгариф бүлеге командасы йөгерешне беренчеләрдән булып...

Җиңү бәйрәме алдыннан җиңел атлетика эстафеталары булып үтте: берсе - шәһәр спартакиадасы кысаларында, икенчесе укучылар өчен.
Шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждение хезмәткәрләре эстафетасы шәһәр спартакиадасы программасын төгәлләде.
Наталья Бердникова, Ирина Алексеева, Ольга Васянина, Жанна Гурская, Андрей Иванов, Юрий Селиванов, Александр Ермилин һәм Максим Кузовкин составындагы мәгариф бүлеге командасы йөгерешне беренчеләрдән булып тәмамлады. Башкарма комитет спортчылары финишка-икенче, муниципаль төзүчеләр өченче булып килделәр.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: спорт инвентарьлары алу өчен мәгариф бүлеге командасына 150 мең сум күләмендә - төп приз, башкарма комитетка - 100 мең сум, муниципаль төзүчеләргә 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылды.
Укучылар ярышында ун команда катнашты. Антоновка мәктәбе командасы финишка беренче булып килде, икенче урында - икенче шәһәр мәктәбе, өченче - Иске Рәҗәп урта мәктәбе командасы. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев