Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Дмитрий Борюшкин – җиңүче!

Тренер Владимир Борюшкин шәкерте Дмитрий Борюшкин юниорлар арасында дзюдо буенча беренчелектә алтын медальгә һәм Чемпион кубогына ия булды. Бу ярышларда мондый зур уңыш безгә әле беренче тапкыр гына елмайды.

Олег ПАХОМОВ
Дзюдо үзәгендә үткән Татарстан чемпионатына республиканың иң көчле спортчылары җыелган иде. Дмитрий 1995-1997 елда туган егетләр арасында 66 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә көрәште. Җиңүгә омтылып, ул Идел буе чемпионы, Россия беренчелегендә катнашучы Яр Чаллыдан килгән спорт мастерлыгына кандидат Наил Мөхәммәтҗановны һәм аның якташы, шулай ук Идел буе беренчелеге җиңүчесе Владислав Маркеловны җиңеп чыкты.
Финалга чыккач, аңа Казанның Олимпия резервы училищесы укучысы, югары дәрәҗәләргә ирешкән Иса Ибраһимов белән көрәшергә туры килде. Шулай да безнең дзюдочы бу хәлиткеч бәйгедә сынатмады.
Тик Дмитрий бу көрәштән соң да үзен яхшы яктан күрсәтте әле. Беренче урын өчен көрәштә аңа Россия чемпионаты призеры, Яр Чаллы спортчысы Илья Морсков белән бил алышырга туры килде. Көрәш барышында безнең спортчы оста алым кулланып, судьялар тарафыннан югары бәя алды һәм вакытыннан алда җиңүгә ия булды. Мондый җиңүгә көрәшне күзәтеп торган тренерлар, белгечләр һәм тамашачылар да сокланды. Бүгенге көндә Спорт академиясендә белем алучы якташыбызга кубок, медаль һәм дипломны республиканың дзюдо буенча спорт директоры, Россия чемпионы Динар Шакиров һәм республиканың дзюдо буенча баш тренеры, ветераннар арасында дөнья чемпионы Сергей Штурбабин тапшырды.
Бу бүләкләрдән тыш, Дмитрийга 300 мең сумлык сертификат та бирделәр. Бу акчага ул дзюдо өчен кирәк булган заманча экипировка сатып алачак. Республиканың җыелма командасы составына кереп, ул инде хәзер үк Магнитогорскида үтәчәк Бөтенроссия турнирына китте.
Татарстан командасы составында Владимир Борюшкинның тагын бер шәкерте - спорт мастерлыгына кандидат Никита Борюшкин да чыгыш ясаячак. Республика чемпионатында ул үзенең 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә спорт мастеры, Кече Олимпия уеннары призеры Александр Петруняга гына оттырып, икенче урынга чыкты. Бу көрәшче күптән түгел генә Украинадан күчеп килеп, бүгенге көндә энергетика университетында белем алучы Никитага җитди көндәөш булды.
Безнең башка спортчыларыбыз да республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. 1998-2000 елда туган кызлар арасында турнирда 48 һәм 57 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Полянкадан Русалина Хәйруллина һәм Арина Филюшина көмеш медальгә ия булдылар. Аларның икесенә дә киләсе елның февраль аенда үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә безнең республика исеменнән чыгыш ясау хокукы бирелде.
1998-2000 елда туган егетләр арасында 100 килограммнан артык авырлык үлчәвендә өченче урынны алып, Алексей Кузнецов та ТР беренчелеге призеры исемен алды.
Бүгенге көндә егетләрне җаваплы бәйгеләргә әзерләргә остазы Владимир Борюшкинга аның шәкерте, хәзерге вакытта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Щуров ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев