Хәрби-спорт төрләре буенча "Призывники России - 2013" спартакиадасының финал ярышларында катнашкан кадет мәктәп-интернаты командасы иң яхшы биш команда арасына керде.
Бу ярышларда безнең команда өченче тапкыр катнашты. Алдагы бәйгеләрне уңышлы үтеп Евгений Волков, Валентина Яковлева һәм Никита Золов финалга чыкты һәм Мәскәүгә чакыру алды. Әлеге ярышлар белән бер үк вакытта диярлек белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында өченче Бөтенроссия смотр-конкурсы да уздырылды. Әлеге бәйгедә район данын төркем җитәкчесе Евгений Кураев яклады.
Укучылар һәм укытучылар йөгерү, тартылу, скакалка белән сикерү, ату һәм спортның башка төрләре буенча көч сынашты. Моннан тыш, интеллектуаль конкурста Россия тарихы, ОБЖ һәм җәмгыять белеме буенча да имтихан тотарга туры килде.
Катлаулы һәм шул ук вакытта мавыктыргыч көрәш нәтиҗәләре буенча кадет мәктәп-интернаты командасы медальләр, кубок белән бүләкләнде, диплом һәм грамоталар тапшырылды. Төркем җитәкчесе Евгений Кураев һәм мәктәп директоры Евгений Марянин диплом һәм грамотага лаек булды.
Мәдәни программа да кызыклы итеп төзелгән иде. Мәскәүдә биш көн дәвамында кадетлар башкаланың истәлекле урыннары белән таныштылар, планетарий, опера һәм балет театрында булдылар.
Рәсемдә: ярышта катнашучылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев