Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче медальләр һәм грамоталар

Безнең каратистлар татамида үзләрен тагын да ышанычлы тота башладылар, җаваплы ярышларда алар призлы урыннар яулыйлар.

Рәшит Зыятдинов,
балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең кёкусинкай каратэ буенча тренеры.
Казанда Татарстан Республикасында сугышчан сәнгатьнең ката төре буенча милли ассоциация ябык беренчелеге ярышлары булды.
Аңа безнең районнан балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең кёкусинкай-каратэ секциясенә йөрүчеләр, 1нче шәһәр урта мәктәбеннән 9 класс укучысы Антон Курников, Сергей Смоленцев, Сергей Якличев, 6 класс укучысы Александр Понасенколар барды. Ярышлар 10 балл системасы буенча бәяләнде. Нәтиҗәдә үзләренең яшь группалары арасында (16-17 яшь) Андрей Смоленцев өченче урынны алды. Аңа медаль һәм грамота тапшырылды. Сергей Якличев аз гына калышып, дүртенче урынга чыкты һәм аңа грамотага лаек булды.
Ярышлар беренчелегенә йомгак ясаганда безнең спортчыларның чыгышларына анализ ясалды, хаталары күрсәтелде һәм тиешле нәтиҗәләр чыгарылды. Көндәшләре янында безнең спортчылар югалып калмадылар. Хәзер аларга кёкусинкай каратэның кумитэ төре (аерым көрәш) буенча республика беренчелегенә әзерләнергә кирәк, ул Казанда 26 майда үтәчәк.
Ярышлардан соң безнең сопортчылар Җиңү паркында, Казан янындагы Зәңгәр күлгә бардылар, көн салкынча булуга карамастан, без барыбыз да шифалы суда коенып чыктык.
Рәсемдә: безнең команда спортчылары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X