Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Александр Ермилин – беренче!

Мәгариф хезмәткәрләренең беренче җәйге спартакиадасы финал этабының республика ярышларында катнашып, спортның кайбер төрләре буенча безнең район командасы шактый югары уңышларга иреште. Команда составына мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Аграмак, Антоновка, Иске Рәҗәп, Кузнечиха, Никольск, Өчкүл, Полянка, 1нче Болгар мәктәпләре, кадет, санаторий, коррекция интернат-мәктәбе вәкилләре керде. Программага җиңел атлетика эстафетасы, җиңел атлетика...

Мәгариф хезмәткәрләренең беренче җәйге спартакиадасы финал этабының республика ярышларында катнашып, спортның кайбер төрләре буенча безнең район командасы шактый югары уңышларга иреште.

Команда составына мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Аграмак, Антоновка, Иске Рәҗәп, Кузнечиха, Никольск, Өчкүл, Полянка, 1нче Болгар мәктәпләре, кадет, санаторий, коррекция интернат-мәктәбе вәкилләре керде. Программага җиңел атлетика эстафетасы, җиңел атлетика вип-йөгереше, йөзү, ату, бадминтон, биеклеккә, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, армрестлинг, аркан тарту буенча ярышлар кертелде.

Җиңел атлетика вип-йөгерешендә безнең районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин беренче урынга чыкты, аңа кубок һәм диплом тапшырылды.

Ә коррекция һәм санаторий интернат-мәктәбе тәрбиячеләре Андрей Салмин һәм Ирина Алексеева биеклеккә сикерү буенча уңышка ирештеләр. Җиңел атлетчылар - 4х100 метрлы эстафетада, йөзүчеләр 4х25 метрлы эстафетада уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алдылар.

Гомуми зачетта исә безнең педагоглар уналтынчы урынны алдылар. Ярышта мең ярым кешедән торган 48 команда чыгыш ясавын, ә кышкы спартакиадада команданың утыз өченче урынны гына алуын исәпкә алсаң, моны шактый яхшы нәтиҗә дияргә мөмкин.

'>ә(��ты. Чираттагы җыелыш вакытында аларга анкета сорауларына җавап бирергә туры килде. Аның төп максаты - наркоманиягә профилактика ясау мәсьәләсендә белемнәрне тикшерү булды. Анкеталаштыру ата-аналарның бу кискен проблема белән таныш булуын, фаҗигане булдырмый калу өчен кулдан килгәнне эшләүләрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев