Үз проектларыбызны тәкъдим итәбез
Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган муниципаль районнарның халык социаль проектлары республика конкурсында Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина белән Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова катнаша.
Әлеге чара социаль юнәлешләр буенча эш алып баручы һәм социаль, икътисадый һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә тиешле оешмаларга ярдәм итү максатын күздә тотып уздырыла.
Зөлфия Тихонова конкурс комиссиясе игътибарына "Халык осталары" проектын тәкъдим итте. Проектның төп идеясе - иҗат һәм кул эшләре белән мавыккан кешеләрне берләштерү. Гөлинә Кәримуллина исә үзенең "Авыл мәдәният учагы" проектында Урта Йорткүл авылы Мәдәният йортында баручы ремонт эшләрен өстәмә финанслау мәсьәләсен күтәргән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган социаль проектлар республика бюджетыннан финансланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев