Язмышын суд хәл итәчәк
Приволжск авылында яшәүче балигъ булмаган яшүсмер соңгы ике ай эчендә инде өч тапкыр кеше машинасын куып алып китә. Ике тапкыр аңа җәза бирелми кала, ләкин ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамый. Узган якшәмбе көнне бертуган Назаровлар урамыннан үтеп барганда, ул йорт янында бикләнмәгән машина торуын күреп ала. Тиз генә "бардачок"тан...
Приволжск авылында яшәүче балигъ булмаган яшүсмер соңгы ике ай эчендә инде өч тапкыр кеше машинасын куып алып китә.
Ике тапкыр аңа җәза бирелми кала, ләкин ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамый. Узган якшәмбе көнне бертуган Назаровлар урамыннан үтеп барганда, ул йорт янында бикләнмәгән машина торуын күреп ала. Тиз генә "бардачок"тан машина ачкычын табып алып, машинаны кабыза һәм китеп бара. Алдагы "тәҗрибәсенә" таянып, бу гамәлне ул ялгызы гына башкара.
Полиция хезмәткәрләре аны Ржавец авылы янында эләктерәләр. Машина хуҗасына кайтарып бирелә. Ә системалы рәвештә законга каршы гамәл кылган өчен яшүсмернең язмышын суд хәл итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев