Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавируска каршы кагыйдәләрнең үтәлмәве турында хәбәр итә ала

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең кайнар линиясе 21 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр эшлиячәк.

“Татар-Информ” агентлыгында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итүенчә, татарстанлылар яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирус инфекциясе сәбәпле кертелгән чараларның үтәлмәве хакында ведомствоның махсус кайнар линия телефонына шалтыратып хәбәр итә ала.

Кайнар линия 2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр эшлиячәк. Кайнар линиягә ТРның теләсә кайсы кешесе һәм башкала кунагы шалтыратып, ковидка каршы чараларның бозылуы турында сөйләп бирә ала. Шалтыратулар эш көннәрендә – 236-94-11, ялларда һәм бәйрәм көннәрендә 238-98-54 номерлары буенча кабул ителә.

Реклама

Шулай ук республикада яшәүчеләр фото һәм видеоларны rpn. hotIine@tatar.ru электрон почтага җибәрергә була. Моның өчен мөрәҗәгать иткән көнне, вакытны һәм ковидка каршы чараларның төгәл кайда бозылган урынын, мәгълүматка ачыклык кертү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк.

Алынган һәр мөрәҗәгать буенча тикшерү уздырылачак. Шулай ук Роспотребнадзор бәйрәм көннәрендә профилактика чараларының ничек үтәлүен дә тикшереп торачак. Аноним шалтыратулар да кабул ителәчәк. Әмма алар буенча конкрет чаралар күрү кыенрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X