Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Татарстанда 16 яшьлек кызның үлеме өчен ике табиб җавапка тартылды

Үсмер кыз операция вакытында җан бирә.

Чистай шәһәр суды тарафыннан Яңа Чишмә хастаханәсенең җавапсызлыкта гаепләнгән баш табибы һәм табиб-анестезиологы эше каралды.

Хәл 2018 елда була. Операция барышында талак кистасыннан кан китү сәбәпле 16 яшьлек кыз вафат була. Операция ясаучы хирургны тәҗрибәсезлектә, ә хастаханәнең баш табибын – учрежениедә трансфузия ясау өчен эритроцитлар массасы булмауда гаеплиләр.

Моннан тыш, баш табиб кызның үлеменнән соң кадрлар бүлеген табиб-хирургны стационар өчен җаваплы итеп билгеләү турында ялган боерык язарга мәҗбүр итә.

Реклама

Гаепләнүчеләр тикшерү һәм суд барышында үз гаепләрен танымыйлар. Табибларның икесенә дә икешәр ел сынау срогы белән ике елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелә.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X