Вакыйгалар

Тагын сыер гаепле

Чит ил машинасында берәү Вожи янындагы юлда сыерны бәрдергән. Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, бу инде бер ай эчендә шушы ук юлда теркәлгән өченче очрак. Бу юлы сыерга килеп бәрелгән машина кюветка төшеп капланган. Бәхеткә, салонда ул үзе генә булган, машина йөртүче зыян күрмәгән. Ә менә кыйммәтле машина бик нык ватылган,...

Чит ил машинасында берәү Вожи янындагы юлда сыерны бәрдергән.
Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, бу инде бер ай эчендә шушы ук юлда теркәлгән өченче очрак.
Бу юлы сыерга килеп бәрелгән машина кюветка төшеп капланган. Бәхеткә, салонда ул үзе генә булган, машина йөртүче зыян күрмәгән. Ә менә кыйммәтле машина бик нык ватылган, ул чүплеккә генә ташларлык. Сыер хуҗасын әлегә таба алмаганнар.

Нет комментариев