Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Руль артында – җинаятьче…

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре наркотик һәм алкоголь кулланган такси йөртүчене туктаталар. Автоинспекторлар башта йөртүченең документларын тикшерергә теләгәннәр. Әмма руль артына утырган кешенең үзен беркадәр сәеррәк тотуы аларны бераз гаҗәпләндерә. Тест һәм анализлар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, такси йөртүче әлеге кеше руль артына утырганчы шактый күләмдә спиртлы эчемлек кулланган һәм наркотик матдәләрдән ясалган...

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре наркотик һәм алкоголь кулланган такси йөртүчене туктаталар.
Автоинспекторлар башта йөртүченең документларын тикшерергә теләгәннәр. Әмма руль артына утырган кешенең үзен беркадәр сәеррәк тотуы аларны бераз гаҗәпләндерә. Тест һәм анализлар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, такси йөртүче әлеге кеше руль артына утырганчы шактый күләмдә спиртлы эчемлек кулланган һәм наркотик матдәләрдән ясалган катнашма тарткан булган. Моның өчен шактый кырыс җәза каралган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итеп, таксига утырганда аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Шикләнерлек сәбәпләр булса, кая да булса барудан баш тартыгыз. Исәнлек барыннан да кыйммәтрәк икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев