Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Рәхмәт урынына – янаулар

Үтерү белән янаган өчен шәһәрдәге бер кешегә закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. Ул үзен начар хис итә башлагач, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итә. Фельдшерлар тиз арада чара күрергә керешәләр. Әмма авыру, үзенә тиешле игътибар күрсәтмиләр дип, медиклардан үч алырга уйлый. Медицина чемоданыннан скальпельне тартып чыгара да, үтерү белән куркыта...

Үтерү белән янаган өчен шәһәрдәге бер кешегә закон алдында җавап тотарга туры киләчәк.
Ул үзен начар хис итә башлагач, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итә. Фельдшерлар тиз арада чара күрергә керешәләр. Әмма авыру, үзенә тиешле игътибар күрсәтмиләр дип, медиклардан үч алырга уйлый. Медицина чемоданыннан скальпельне тартып чыгара да, үтерү белән куркыта башлый. Үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән пациентны тиз арада килеп җиткән полиция хезмәткәрләре генә тынычландыралар.
Кылган бу гамәле өчен хулиганны җинаять җаваплылыгына (дүрт медицина хезмәткәре дә гариза язган) тартырга мөмкиннәр. Полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Әгәр экспертиза бу кешенең җинаятьне алкоголь яки наркотик матдә тәэсирендә кылуын ачыкласа, хәле тагын да мөшкелрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев