Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Миңнеханов губернаторларның яңартылган илкүләм рейтингында беренче баскычта урнашты

Икенче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев биләде.

 

Икенче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев биләде

 

 

Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов 2020 ел нәтиҗәләребуенча «Рейтинг» мәгълүмати технологияләр үзәге төзегән губернаторларның илкүләм рейтингында беренче урынны биләде.

Икенчеурында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченчебаскычта Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевурнашты.

Социолог, Төбәк проблемаларын өйрәнү институтының генераль директоры урынбасары Михаил Бочаров билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов дөрестән дә «үз территорияләренең хуҗасы санала». Республика җитәкчесе пандемия вакытында альтернатив гамәлләр планын уйлап тапты. Мисал өчен, кирәкле препаратларны өйгә бер сәгать эчендә китерә ала торган «Сбер Еаптеки» беренче даруханә хабы Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкының идарә рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашында ачылды.

«Миңнеханов халыкның да, үзәкнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алды – губернатор-сәясәтче нәкъ менә шулай эш итәргә тиеш тә. Югыйсә, барлык хаталар да аның рейтингында чагылыш табачак, ә җиңүләр, киресенчә, урынын ныгытачак кына. Татарстан кулланган алым (республика катгый чараларны тиз арада кертте, аларның төп өлешен шактый тиз гамәлдән дә чыгарды) дөрес адымнарның берсе булды», - диде Бочаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев