Кырыс җәза биреләчәк
"Административ надзордан тайпылган өчен" Өчкүл авылы кешесенә карата РФ Җинаятьләр кодексының 314 маддәсенең 2нче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Суд карары нигезендә, төзәтү колониясендә җәза үтү срогын ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм итү белән алыштырганнар. Гадәттә, мондый очракларда гаепле кешегә карата административ надзор билгеләнә. Әмма бу ир-ат куелган таләпләрне үтәмәгән, җәмәгать урыннарында эчеп-исереп йөргән, хулиганлык кылган. Моннан тыш, билге куйдырту өчен эчке эшләр бүлегенә бер тапкыр да килеп күренмәгән. Хәзер инде суд бу кешегә карата кырыс җәза бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев