Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Ким поселогы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр

ЮХИДИнең Спас районы буенча җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Терехин һәм Әлки районының профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Вәлиәхмәтова Ким поселогының “Сабый” балалар бакчасына йөрүчеләргә “Яктырып күренеп тор!” профилактика акциясе үткәрделәр

Алексей Терехин балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Ул иминлекне тәэмин итү өчен киемдә утны чагылдыра торган элементлар булырга тиешлеген искә төшереп үтте, юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырды. Очрашу азагында балаларга утны чагылдыра торган значоклар тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X