Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Күңелсез хәлләр

Кая ашыгалар икән... Көек авылы янында өч кеше утырган машина авариягә эләгә. "Тугызлы" машинасын йөртүче тизлекне нык арттырып, идарәсен югалта да, кюветка төшеп каплана. Машинада утыручылар барысы да тән җәрәхәтләре ала һәм аларны хастаханәгә озаталар. Тикшерүчеләр авариянең сәбәпләрен ачыклыйлар. Аздан гына өйне җимермәгән "Тугызлы" машинасын йөртүче агач йортны чак кына...

Кая ашыгалар икән...
Көек авылы янында өч кеше утырган машина авариягә эләгә.
"Тугызлы" машинасын йөртүче тизлекне нык арттырып, идарәсен югалта да, кюветка төшеп каплана. Машинада утыручылар барысы да тән җәрәхәтләре ала һәм аларны хастаханәгә озаталар.
Тикшерүчеләр авариянең сәбәпләрен ачыклыйлар.
Аздан гына өйне җимермәгән
"Тугызлы" машинасын йөртүче агач йортны чак кына җимерми калган.
Аңсыз чиккә җиткәнче эчеп исергән бу бәндә "тугызлы" машинасында шәһәр урамында элдертә торгач, юлында очраган бер йортның почмагына килеп керә. Ул шулкадәр каты бәрелә, хәтта йортның бер стенасы авыша, нигезенә зыян килә, җылылык торбалары ватыла. Өй эчендәгеләр могҗиза белән генә исән калалар.
Машина йөртүчене каты җәза көтә, шулай ук йорт хуҗалары да килгән зыянны түләттерәчәкләр.
Коткара алмаганнар
Иске Рәҗәп кешеләре бер пошины коткару өчен берничә көн тырышып карыйлар.
Ниндидер сәбәп белән поши кешеләр яшәгән җиргә якын килә һәм су тирәсендә куна башлый. Аны хәтта этләр дә куркыта алмый. Ни өчен икәнен башта аңламыйлар, аннары гына арт аягының яралануын күрәләр.
Монда Казан зоопаркы хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Алар башта аны йоклаталар, аннары машинага салып, җирле фермерның фермасына озаталар. Ләкин беренче төнне үк поши үлә.
Канын һәм эчке органнарын лаборатор тикшерү моның сәбәбен ачыкларга тиеш.
Караклар төнлә йөри...
Янгын часте территориясендәге төзүчеләр вагоныннан эш коралларын урлаучыны полиция хезмәткәрләре кайнар эздән табалар.
Кыйммәтле эш коралларын-электр кайчысын, чүкеч һәм перфораторны җирле осталар белән дуслашып киткән егет урлап өенә алып кайтып китә.
Ә "Болгарлес" оешмасы территориясеннән агачларны тарттыру редукторын урлыйлар. Караклар каравылчы юклыктан файдаланып калмакчы булалар.
Полянка авылы кибетеннән барлыгы 60 мең сумлык азык-төлек һәм башка товарлар урлап чыгалар.
Караклар эчкә ишектәге йөзакны ватып керәләр. Моның буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев