Келәмнәргә Болгар сыны төшереләчәк
Вакыйгалар

Келәмнәргә Болгар сыны төшереләчәк

Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Равил Ваһаповка “Татарстан рухы” Бөтенроссия келәм дизайны конкурсы дипломы тапшырылды.

Татарстанның мәдәни-тарихи тамырларын һәм традицияләрен чагылдыра торган иң яхшы келәмгә конкурсны PersepoI келәмнәр студиясе “Казан туризмын үстерү комитеты” белән берлектә халыкара “CARPET: Келәмнәр сәнгате” журналы һәм ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүмати булышлыгы белән уздырыла.

–Болгар сыннары төшерелгән өч эскизны җибәрдем, – ди Равил Мөнир улы. – Эшләрне декабрь аенда почта аша җибәргән идем, шушы көннәрдә диплом алдым. Иҗатым миңа эшләргә һәм яшәргә көч бирә.


Нет комментариев