Икенче тапкыр  тотылган
Вакыйгалар

Икенче тапкыр тотылган

Болгарда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш автомобиль белән идарә итүчене туктатканнар.

Ул инде моңа кадәр руль артына исерек хәлдә утырган өчен идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Хәзер аңа РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Бу елның сигез аенда районда 6 кешене салмыш баштан автомобиль белән идарә иткән вакытта туктатканнар.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев