2012 елның 28 августында көндезге якта Можга шәһәрендә яшәүче Мөҗип Хафиз улы Сабиров урманга гөмбәгә дип киткән җиреннән юкка чыга.
Аның бишекле зәңгәр төстәге "Иж-Юпитер" мотоциклы шул көнне 21.00 сәгатьләр тирәсендә Малая Сюга посёлогы янында табыла.
Шушы көннән алып, бу югалган кешене эзләү бара. Бер хатын-кыз Татарстан Республикасы чигендә адашып...
2012 елның 28 августында көндезге якта Можга шәһәрендә яшәүче Мөҗип Хафиз улы Сабиров урманга гөмбәгә дип киткән җиреннән юкка чыга.
Аның бишекле зәңгәр төстәге "Иж-Юпитер" мотоциклы шул көнне 21.00 сәгатьләр тирәсендә Малая Сюга посёлогы янында табыла.
Шушы көннән алып, бу югалган кешене эзләү бара. Бер хатын-кыз Татарстан Республикасы чигендә адашып йөргән ир кешене күрүе турында хәбәр иткән (сурәтләве буенча, ул булырга тиеш).
Билгеләре: буе - 165-170 см, 60-65 яшьләр тирәсе, нык бәдәнле, пеләш башлы. Аерым билгеләре - сул кул чугында "Миша" дигән язуы бар.
Югары кан басымы проблемалары бар һәм күп йөргәндә сулышы бетә.
Шакмаклы каралы-аклы төстәге күлмәк, соры ветровка, кара чалбар, кирза итек кигән, башында - караңгы төстәге фуражка. Үзе белән электрон кул сәгате, ун литрлы эмаль зәңгәр чиләк алган була.
Мөҗип Сабировны күрүчеләр яки аның кайдалыгын белүчеләр булса 8-9172339001 (Руслан), 8-9172899300 (Резеда) телефоннары буенча чылтыратуларын үтенәбез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев