Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Давыл шактый зыян салды

Пәнҗешәмбе көнне иртә белән үк шәһәрдә бензопычкы, балта тавышлары, махсус техника гөрелтесе ишетелеп торды. Юлларны кичә кич белән көчле давыл аударган агачлардан чистарта башладылар.

Гадәттә, мондый очракларда давыл кайбер урыннарга бик тиз һәм көтмәгәндә килеп җитә һәм зур зыян ясап китә. Күп урыннарда тирәкләр, каеннар көчле җилгә түзә алмыйча ауганнар, ә "Регина" кунакханә комплексы янында таза имәнне төбе-тамыры белән йолкып чыгарган. Ауган агач күрше-тирәдәге башка агачларны да сындырган, алар бетон коймаларны ватканнар, баганалардагы электр чыбыкларын өзгәннәр, шуңа күрә кайбер урыннарда утның сүнүе бер дә гаҗәп түгел. Иң зур зыян район Мәдәният йорты артындагы 10 кВтлы һава линиясе баганасына килгән, аның өстенә паркта зур тирәк ауган. Шулай ук көчле җил музей-тыюлык территориясендәге түбән вольтлы электр үткәргеч линияне өзгән. Безнең электр челтәре хезмәткәрләренең бу очракта эшне тиз тотуларын билгеләп үтәргә кирәк: шунда ук авария булган урыннарга кизү торучы бригада чыгып киткән, шулай ук эштән буш булган башка белгечләрне дә чакырып китергәннәр. Кыска вакыт эчендә алар аварияләрне төзәтеп, шәһәргә электр энергиясе бирделәр.
Давылдан Горький урамындагы берничә йортта яшәүчеләр зыян күргән, шулай ук хастаханә шәһәрчегендә дә наратлар авып, корылмаларга, баганаларга һәм электр чыбыкларына зыян килгән. Көчле җил музей-тыюлыктагы кайбер корылма түбәләренә, "Цифра" кибете түбәсенә зыян китергән. Давыл кибет түбәләренең кайбер урыннарын кәгазь урынына очыртып, юлның икенче ягына алып ташлаган. Шәһәрдә яшәүче кайберәүләрнең хуҗалык корылмаларына, теплицаларына һәм башка милкенә зыян килгән.
Ә чия зурлыгындагы боз җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларына зур зыян китергән, яшелчәләрне, куакларны, чәчәк түтәлләрен теткәләгән.
Шәһәрнең өлкән яшьтәге кешеләре мондый көчле давыл булуын һәм эре боз явуын хәтерләмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев