Вакыйгалар
Бозлавык сыный
Узган атнада районда биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Иске Рәҗәп авылында көчле бозлавык аркасында кара-каршы килүче ике машина бәрелешкән. Тукай авылы янындагы юл чатында җиңел машина автобуска бәрелгән. Автомобиль йөртүче хатын-кыз борылышта идарәне югалтып, машинасы бозлы юлдан шуып, юлы кырыена төшә.
Кузнечиха авылы янындагы авариядә дә юлның начарлыгы сәбәпче була, нәтиҗәдә...
Узган атнада районда биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Иске Рәҗәп авылында көчле бозлавык аркасында кара-каршы килүче ике машина бәрелешкән. Тукай авылы янындагы юл чатында җиңел машина автобуска бәрелгән. Автомобиль йөртүче хатын-кыз борылышта идарәне югалтып, машинасы бозлы юлдан шуып, юлы кырыена төшә.
Кузнечиха авылы янындагы авариядә дә юлның начарлыгы сәбәпче була, нәтиҗәдә иномарка кюветка төшеп китә. Салондагы кешеләр зыян күрмәгән һәм машина йөртүче үз көче белән машинасын юлга кире чыгара алган.
Ә шәһәрдә яшәүче бер кеше бер үк көнне ике авария ясый. Башта ул сәүдә үзәге янында башка машинага юл бирмәгән, аннары борылышта маневр ясап өлгерә алмыйча, каршы яктан килүче чит ил машинасына бәрелгән. Сәбәбе - машина йөртү таныклыгын өч ай элек кенә алган бу кешенең кар һәм бозлавыкта йөрү тәҗрибәсе булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев