Вакыйгалар

Авылдагы фаҗига

Красная Слобода авылы кешесе бер хатын-кызны үтерүдә һәм ике кешегә авыр тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнә. Башта ул исерек килеш элек бергә яшәгән хатын-кызның өенә килә. Көнләшү аркасында ике арада килеп чыккан тарткалаштан соң ул кулына пычак алып, хатынга берничә тапкыр кадый. Нәтиҗәдә хатын-кыз аңына килмичә үлә. Аннары бу ир көндәшен...

Красная Слобода авылы кешесе бер хатын-кызны үтерүдә һәм ике кешегә авыр тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнә.
Башта ул исерек килеш элек бергә яшәгән хатын-кызның өенә килә. Көнләшү аркасында ике арада килеп чыккан тарткалаштан соң ул кулына пычак алып, хатынга берничә тапкыр кадый. Нәтиҗәдә хатын-кыз аңына килмичә үлә.
Аннары бу ир көндәшен дә юк итәргә аның өенә килә. Монда тагын бер фаҗига була, ул яшь ике ир-атка авыр тән җәрәхәтләре ясый.
Икенче фаҗиганең шаһитлары шунда ук полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакыралар. Бер сәгатьтән соң хатын-кызның да мәетен табалар һәм гаепләнүче кулга алына. Тикшерү изоляторында ул үзенең гаебен таный. Хәзер аңа суд алдында җавап тотарга туры киләчәк.

Нет комментариев