Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Яңа хезмәт

Агымдагы ел башыннан халык өчен Россия Пенсия фондында яңа хезмәт - иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты эшли башлады. Бу электрон хезмәт Пенсия фондының рәсми сайтында (www.pfrf.ru) урнашкан һәм анда Бердәм идентификация системасында яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү үткән һәр кеше керә ала. Бу хезмәт инде тупланган пенсия баллары, хезмәт чорлары,...

Агымдагы ел башыннан халык өчен Россия Пенсия фондында яңа хезмәт - иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты эшли башлады.

Бу электрон хезмәт Пенсия фондының рәсми сайтында (www.pfrf.ru) урнашкан һәм анда Бердәм идентификация системасында яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү үткән һәр кеше керә ала.

Бу хезмәт инде тупланган пенсия баллары, хезмәт чорлары, эш урыннары, эш бирүче күчергән иминиятләштерү взнослары күләмен белергә мөмкинлек бирә. Монда иминиятләштерү чорына кермәгән армия хезмәте, декрет ялы, өлкән яшьтәге инвалидларны караган чор ничә балл итеп бәяләнүен дә белергә була.

Бу хезмәт башка яктан да уңайлы: аның аша өйдән чыкмыйча гына Пенсия фонды идарәсенә гариза җибәрергә, кабул итүгә язылырга, тиешле белешмәгә заказ бирергә, шәхси счеттан выписка алырга мөмкин. Пенсия тупланмалары, шул исәптән пенсияне бердәм финанслау программасы буенча ирекле взнослар турындагы мәгълүматны да шушыннан алырга була. Ә бер ел эчендә шәхси кабинетта пенсия билгеләргә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: www.pfrf.ru яћа хезмђт Россия Пенсия фонды