Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Туган көн, юбилей белән татарча котлаулар

Иң матур татарча котлаулар.

Гомерең синең озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортыгыз.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учакларда янган утыгыз.

Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен игелекне
Бирсен сиңа Ходай бу көнне!

 

***

Теләкләрнең телик изгеләрен,

Шатлыкларның иң-иң зурысын.

Бәхетләрнең көтмәгәндә генә

Килә торганнарын – нурлысын.

×××

Сәламәтлек ташламасын Сезне,

Һәрбер көне үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә һәрчакта.

×××

Бүләгебез сиңа – саф теләкләр,

Риза булып кабул ит әле.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз гомер ит әле.

×××

Гомерләрнең кадерен белеп кенә

Яшә әле җирдә куанып.

Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,

Тормышларың торсын нурланып.

×××

Гомерләрең синең матур узсын,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман алсу-көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

×××

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, 
Көннәреңне шатлык бизәсен. 
Сәламәтлек сиңа, олы бәхет, 
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен. 

×××

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга бер дә ашыкма.

×××

Чал чәчләрең бигрәк күркәм,

Күзләреңдә горур сабырлык.

Ягымлы сүз — тыйнак акыл —

Барысы да үрнәк алырлык.

Сөеклебез, безнең өчен,

Изгенең изгесе син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен!

×××

Котлы булсын туган конең,
Чәчәк атсын бакча гөлләрең,
Чиксез бәхет белән, кайгы күрми
Үтсен синең алгы көннәрең!

×××

Гомер юлың озын–озак булып,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Без телибез сиңа теләкләрнең,

Иң изгесен һәм иң олысын.

Тоеп яшә һәрчак тормышыңда,

Барыбызның күңел җылысын.

×××

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Зур бәйрәмнәр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек––ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

×××

Эзләсәң дә табып булмыйдыр ул,

Синең кебек изге җаннарны.

Кулдан килсә бүләк итәр идек,

Һавадагы  йолдыз–айларны.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен

Кояш белән сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сиңа телибез.

×××

50 яшең белән ихлас котлап,

Ак бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен

Олылыйбыз сине бүген без.

Артта калган  еллар төрле булган,

Шатлыгы да булган, кайгылар.

Без телибез сезгә олы бәхет,

Озын гомер, бетмәс шатлыклар.

Яшә әле, энебез, бирешмичә,

Баш имичә  кырыс җилләргә.

Яшә җирдә ныклы  имән булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

×××

Ел артыннан еллар ага

Гомерләр уза икән.

Яшь йөрәкле ирләргә дә

Иллеләр тула икән.

Иллеләрдә ир-егетнең

Иң жилле чагы була.

Йөрәге—яшь, күге— биек,

Кесәсе — калын була.

Шуңа күрә, эш —почетта,

Урыны — түрдә була.

Данлауларның иң зурысы

Ул туган көндә була.

Зур уңышлар телим сиңа,

Хафалар йөрсен качып.

Сезнең янга керсен

Бәхет Ишекне тибеп ачып.

Чир-чорлар дөньяда синең

Барлыкны белмәсеннәр.

Кайгылар аяк астында

Буталып йөрмәсеннәр.

Бүген —бәйрәм.

Күңелегез

Бәйрәмнән өзелмәсен.

Тән картая, жан картаймый—

Дәртегез сүрелмәсен.

Тәгәрәп гомер йомгагы

Менсен биек үрләргә.

Һәм котларга язсын сезне

Йөз иллегез белән дә!

× × ×

Гомер юлың озын-озак булып,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын,

Шул теләкләр бездән үзеңә.

×××

Изге теләк, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә  якын, бик тә кирәкле.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен

Кояш белән сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы куанычлы,

Озын гомер сиңа телибез.

×××

Котлы булсын синең юбилеең,

Уңыш, җиңү юлдаш булсыннар.

Авыр, биек үрләр яулаганда

Фәрештәләр ак юл салсыннар.

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

×××

Сәламәтлек ташламасын Сезне,

Һәрбер көне үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын Сезгә һәрчакта.

×××

Юбилеең белән тәбриклибез,

Сәламәтлек теләп иң элек.

Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Кайчан кайтсаң, капкаң ачык була,

Каршылыйсың ачык йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүз белән.

×××

Шатлыгыбыз гаҗәп зурдан безнең,

Үкенмибез гомер үткәнгә.

Горурланып яшибез без җирдә,

Синдәй матур кызлар үскәнгә.

Җылы, йомшак яңгыр булып яу син,

Үзеңә тиң үссен гөлләрең.

Яшең барсын күп-күп еллар буе –

Уналтыда калсын йөрәгең.

×××

Киләчәгең матур, күркәм булсын,
Очрамасын сина киртәләр,
Ак бәхетләр генә алып килсен
Киләчәктә туар иртәләр.
Матур тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм hәркемгә,
Бәхет белән саулык-сәламәтлек

Ходай бирсен сиңа hәр көндә.

×××

Туган көнең котлы булсын,
Озын булсын гомерең.
Мәңге яшь бул хисләреңдә,
Картаймасын күңелең.
Бәхет алып килсен еллар,
Кайгы- хәсрәт килмәсен.
Шатлан да көл, җырлап яшә
Картаюны белмә СИН!

×××

Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Тоеп яшә дуслар иңен,
Җилләрнең иркәләвен.
Борчу-кайгы урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.
Шул теләкләрне ходайга
Житкереп куйыйк инде.
Бокалларга салынганын
Киптереп куйыйк инде.

×××

Хуш ис чәчеп гөлләр көлә,
Жилләр дә дәртле бүген.
Бар дөньяда бәйрәм генә—
Синең бит туган көнең.
Туган көнең, туган көнең
Күңелеңә дәрт өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Уен-көлке өзелмәсен
Сыйлы табыннарыңда.
Жәй урталары гына бит
Гомер календареңда.
Еллар ага, ә күңелләр
Калсын яшь килеш кенә.
Сөйгән яр назы өстәлсен
Йөрәкләр тибешенә.

×××

Сабыр да син, гади, кешелекле, 
Кылган эшең — бары изгелек. 
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек. 
Юлларыңда киртә очраса да, 
Тирән упкыннарга юлыкма. 
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек 
Хезмәттәшләр барын онытма.

×××

Котлы булсын синең туган көнең,

Юбилеең – олы бәйрәмең.

Кабул ит син бездән чәчәкләрнең,

Изге теләкләрнең бәйләмен.

Тормышларың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,

Бер кайгысыз үтсен һәр көнең.

× × ×

50 яшең килеп ишек каккач, 
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың, 
Кояшныкы булсын гомерең

×××

Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле яшь – ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!

×××

Котлап сине юбилеең  белән,

Якты кояш сипсен җылысын,

Синең өчен алып килсен һәркөн

Бәхетләрнең иң-иң олысын.

Якты өмет, олы шатлыклар

Һәрчак сиңа юлдаш булсыннар,

Уңышлардан килгән куанычлар,

Куңел күген бизәп торсыннар!!!

×××

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә.
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

***

Шатлык тулы якты коннәр
Сина гел юлдаш булсын,
Бугенге матур мизгеллэр
Гел кабатланып торсын!

Кунелен – гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз,
Юбилей-бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз!

× × ×

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!

***

Алтмыштамы алтмышта

Картаймыйлар ялгыш та.

Ут өертеп бу дөньяда 

Яшәп була алтмышта.

Йөз яшә син кадерлебез,

Сүрелмәсен дәрт-дәрман!

Якыннарың шуны тели,

Дусларыңнан шул фәрман.

×××

70 яшь – ул картлык түгел,
Күп бит әле алда гомерләр.
Кайгы күрми, рәхәт, тыныч яшә
Шатлык белән үтсен тормышлар.
Картайдык дип, гомер узды диеп,
Һич кайгырма 70 җиткәнгә.
Әле дөнья тыныч, тормыш рәхәт,
Җитсәк иде туксан-йөзгә дә.

×××

Тормыш ул озын су кебек
Ага да ага икән.
Бер көн шулай 70 яшең килеп,
Ишекне кага икән.
Каксын әйдә, керсен өйгә,
Кунак булсын түреңдә.
Ә син шатлан, насыйп икән диеп
Бу көнне дә күрергә.
Гел шатланып яшә тормышыңда,
Беркайчан да берүк моңайма.
Яшәгәнең кадәр биш мәртәбә
Яшәсәң дә әле картайма.

×××

Алтмыш биш яшь – яшьмени ул,

Йөзе дә аның чик түгел!

Күпме генә яшәсәң дә,

Яшәүдән туймый күңел!

... , синең юлларыңа,

Бәхетләр яуса иде!

Безнең өчен һәрчак шулай

Яшь булып калсаң иде.

×××

Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын тик күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгылар урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен – 
Оныклар гөрләп үссен.

×××

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.

Аяз булсын тормышларның күге –

Без калабыз шушы теләктә.

***

Юбилеең котлы булсын,

Шатлан, куан, елмай, көл!

Җирдә яшәү – зур бәхет ул,

Яшәвеңнең кадерен бел!

×××

Карашларың җылы  яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге–чиге юк бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле.

Кайчан барсак – киң күңелле,

Каршылыйсың ачык йөз белән.

Авырлыклар җиңеләеп китә,

Синең әйткән җылы сүз белән.

Бу дөньяда гомер үтсә үтсен,

Ә йөрәккә кырау төшмәсен.

Килер көнгә сәламәтлек белән,

Куанычлар гына өстәлсен.

× × ×

Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

× × ×

Озын булсын синең гомерең, 
Тыныч булсын һәрчак күңелең. 
Бәхет чишмәләрең мул аксын, 
Зур шатлыклар белән таң атсын.

× × ×

Илленче яз синең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Тик картайтма бары күңелеңне.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.

× × ×

Илле яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә яшьнең түренә.

Күңелеңдә калсын яз чуагы,

Гомер үтә диеп сүрелмә.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Мин теләгән шатлык, бәхет, әти,

Юлдаш булсын иде гомергә.

× × ×

Син һаман да яз чәчкәсе
18дә яшьләрең!
Синең нурлы йөзләреңә
Сокланыплар яшимен.
Эшләрең гел  җырлы булсын,
Нурлы булсын йортыгыз.
Сиңа сәләмэтлек теләп,
Урам аша күршегез.

× × ×

Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.
Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге—яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.
Шуңа күрә, эш —почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.
Зур уңышлар телим сиңа,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен бәхет,
Ишекне тибеп ачып.
Чир-борчулар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.

Бүген —бәйрәм.
Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый—
Дәртегез сүрелмәсен.

Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Һәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә!

× × ×

Гомер – тауга менеп төшү,
Тау түбәсе кыядыр.
Кыя тик кыю кошларга,
Бөркетләргә оядыр.
50 яшьтә син кыяда
Күзеңнең очлы чагы.
Болытларга омтылырга
Канатың көчле чагы.
Бәйрәмең торсын  җим булып,
Бер алтын бөртек булып.
Ходай бирсен озак еллар
Яшәргә бөркет булып!

Нәрсә теләсәм дә аз сыман.                                                                                 

Мин телимен сиңа йөз ел гомер,                                                                          

 × × ×

Җан рәхәте бирсен сиңа Ходай,                                                                              

Тән сихәте бирсен гомергә!                                                                                  

 Насыйп булсын озак еллар                                                                                    

 Кунак булып җирдә яшәргә!                                                                                    

Ак бәхетләр белән атсын таңың,                                                                          

 Кояш көлсен тормыш күгеңдә,                                                                              

 Теләкләрнең иң-иң изгеләрен

 Телибез без туган көнеңдә!

× × ×

Туган көнең котлы булсын,
Тыныч үтсен көннәрең.
Язлар кебек наз китерсен
Җәйләрең һәм көзләрең.

Гомер буе хәсрәт күрмә,
Аяз булсын күкләрең.
Шатлык нуры чәчеп торсын
Елмаюлы күзләрең.

× × ×

Тәбрик итеп сине чын күңелдән
Нинди матур сүзләр әйтергә?
Йөрәктәге изге теләкләрне
Тартынма син кабул итәргә!

Телибез без бүген сиңа
Исән-саулык, якты тормышлар.
Еллар үтеп, чәчләр агарса да,
Аермасын безне язмышлар!

× × ×

Синең очен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә,
Багышласын иде көйләрен.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар,
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа,
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

× × ×

40 яшь ул шундый вакыт-

Йөрәктә дәрт ташыган чак.

Күңелдәге уй-хыяллар

Чиктән тулып ашкан чак.

40 яшь ул шундый вакыт-

Артка борылып карар чак.

Яңа эшләр ниятләгән,

Кылганнарын барлар чак.

40 яшь ул шундый вакыт-

Ир-ат өчен – егет чак.

Тамырланып күкрәп үскән

Яшел имән кебек чак.

Менә шундый чагың җиткән,

Яшендәй яшьнәр чагың.

Сокландырып дус-ишләрең

Гөрләтеп яшәр чагың.
× × ×

40 яшең тулган көндә

Бездән Сиңа теләк шул-

Мәңге яшь бул,

Шат-көләч бул,

Дусларыңа терәк бул!

× × ×

50 яшь ул картлык түгел,

Гомернең иң матур чагы!

Эh тә итми, җырлап кына

Иллене яшә тагы!

× × ×

Туган көнең белән котлап,

Бәхетле бул, дус, дибез.

Зур уңышлар, куанычлар,

Сәламәтлек телибез!

× × ×

60 яшең тулса тулсын,

Күңелең картаймасын.

Йөрәктәге дәртең белән

Мәңге яшь булып кал Син.

× × ×

Уңыш кына юлдаш булсын

Барасы юлларыңда.

Сәламәт бул, бәхетле бул

Туасы елларыңда.

Авыруны белми яшә,

Бул hаман уз көчеңдә.

Сине исән-имин күрү

Бәхет безнең өчен дә.

× × ×

Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

×××

60 яшең тулса тулсын,

Йөрәк утың сүнмәсен,

18дәге шикелле

Тынгы белми дөрләсен

× × ×

Бәхет алып килсен еллар,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Шатлан да көл, җырлап яшә,

Картаюны белмә Син.

Көннәр үтә – еллар була,

hәр ел тагын яшь арта.

Еллар бәхет алып килсен,

Хәсрәтләр калсын артта.

× × ×

Телим Сиңа гел исән-сау,

Гел яшь булып калырга.

Тагын бик күп туган көннәр

Язсын каршы алырга.

× × ×

Чәчләреңә ак кунса да,

Йөрәккә ак кунмасын.

Туган көннәр ел да килә,

Бу соңгысы булмасын!

×××

Зур уңышлар телим сиңа,

Хафалар йөрсен качып.

Сезнең янга керсен бәхет

Ишекне тибеп ачып.

Чир-чорлар дөньяда сезнең

Барлыкны белмәсеннәр.

Кайгылар аяк астында

Буталып йөрмәсеннәр.

Бүген бәйрәм, күңелегез

Бәйрәмнәр өзелмәсен.

Тән картая – җан картаймый,

Дәртегез сүрелмәсен.

Тәгәрәп гомер йомгагы

Менсен биек үрләргә.

Һәм котларга язсын сезне йөз иллегез белән дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

2

6

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей татарча котлаулар туган көн