Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Салымны вакытында түлә

Милеккә салымны түләү турында физик затларга хәбәр җибәрү кампаниясе төгәлләнде.

Шәһәр һәм район халкына барлыгы 16 мең хәбәр җибәрелгән, аларда күчемсез милек объектлары (4,8 мең), транспорт чаралары (5,2 мең) һәм җир участоклары (7,7 мең) турында мәгълүматлар бар. Барлык өч салымны - милеккә, җир һәм транспортка бер срокта, агымдагы елның 1 ноябреннән дә соңа калмыйча түләргә кирәк.
Тиешле мәгълүматны шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең Интернет - сайтыннан www.r16.nalog.ru алырга мөмкин. Сайтта салым отчетының актуаль формалары, түләү документлары өчен реквизитлар, тутыру процессын автоматлаштырган программа чаралары урнаштырылган. Моннан тыш, "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" дигән Россия ФНС Интернет - сервиска тоташучылар бердәм салым уведомлениесен мөстәкыйль ача алалар һәм түләүне Интернет аша башкаралар.
21 һәм 22 сентябрьдә РФ ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясе салым түләүчеләр өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Беренче көнне - сәгать 9дан 20 сәгатькә кадәр, икенче көнне - сәгать 9дан 17 сәгатькә кадәр салым түләү буенча үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым мәгълүмат