Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Мул уңышны ничек алырга?

Нык һәм сәламәт рассада алу ысуллары.

Мул уңыш нык рассададан башлана. Ә рассада тартмалары күпләрнең, аеруча бакча сөючеләрнең, тәрәзә төбендә февраль аенда үк калкып чыга. Без шытымнар нык һәм сәламәт булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген ачыкладык. Бу ысуллар белән укучыларыбызны да таныштырырга булдык.

Кайчан утыртырга?
Нормаль үсеш өчен үсемлекләргә җылылык һәм яктылык кирәк. Кышын утыртылган үсемлекләр тиешенчә үссен өчен, аларны люминесцент яки соңгы арада популярлашып киткән махсус фитолампалар белән яктыртырга кирәк.
Гомумән алганда, иң авыр тишелә торган татлы борычларны хәтта февральдә дә чәчәргә ярый. Аннан соң инде – баклажаннар. Март аенда помидор рассадасын чәчәргә мөмкин. 

Нинди үсентеләрне ачык туфракка яки теплицага кайчан утыртып була икәнен белү мөһим. Мәсәлән, борыч, сельдерей һәм җир җиләгенә ачык җиргә утыртырга әзер булу өчен 60-70 көн кирәк. Кәбестәгә моның өчен 40-50 көн җитә. Кыяр, ташкабак һәм кавын рассадасын ачык туфракка 20-30 көннән соң утырталар.

Ай календарен исәпкә алыргамы?
Ай календаренә нигезләнеп чәчәргәме-юкмы – бу мәсьәләне һәр бакчачы үзе хәл итә. Кайберәүләр аңардан бер адым да читкә китми, кайберәүләр исә барын да үз белдеге белән эшлиләр. Ай календареннән файдалануның төп принциплары бик гади – җимешләре җир астында өлгергән үсемлекләрне кими барган айга, җимешләре җир өстендә үскәннәрне – артып барган айга чәчү яхшырак. Тулы ай һәм яңа ай вакытында бернәрсә дә чәчәргә кушмыйлар.

Ата-бабаларыбыз үсемлекләрне гадәттә чәршәмбе, җомга яки шимбә көннәрендә утырту яхшырак, дип санаганнар. Бу атнаның хатын-кызлар көннәре булганга күрә, үсемлекләр дә яхшы җимеш бирәчәк, дип саналган.

Нинди җир сайларга?
Тәҗрибәле бакчачыларның туфрак әзерләү өчен үз рецептлары бар. Калганнары өчен шуны белү җитә – туфракка матдәләр яхшы үтеп керергә һәм ул уңдырышлы булырга тиеш.

Иң кулай ысул – кибеттән үсемлекләр өчен әзер туфрак катнашмасын сатып алу.
Туфракны үзегез ясаган очракта, гадәттә бер өлеш бакча туфрагын ике өлеш черемә белән катнаштырып, һәр чиләгенә бер стакан көл һәм бер килограмм ком кушалар.

Нинди орлыклар яхшырак?
Еш кына бакчачылар орлыкларны көздән үзләр әзерләп калдыра. Шулай да белгечләр орлыкларны махсус кибетләрдән сатып алырга киңәш итә. Чөнки күп гибридларның (F1) икенче буында уңышлары түбән, ә җимешләре еш кына вак һәм тәмсез була.
Орлыкларны бары сортлы культуралардан гына җыярга мөмкин, ә башкаларын кибеттән сатып алу хәерлерәк булыр.

Орлыкларны утыртуга ничек хәзерләргә?
Гадәттә сатучылар орлыклар утыртуга тулысынча әзер, дип ышандырсалар да, аларны дезинфекцияләү яхшырак. Моның өчен орлыкларны 20-30 минутка алсу-сары марганцовка эремәсенә батырырга кирәк. Аннары тагын бер тәүлеккә салкын, чиста суга салыгыз (эрегән кар аеруча яхшы).

Пикировка – нәрсә ул?
Рассада үстергәндә һәр культураны үз савытына утыртырга кирәк. Орлык өстендәге җир катламының калынлыгы орлыкның өч зурлыгына тигез булырга тиеш.
Күпләр орлыкларны зур савытларга чәчәләр, ә аннары пикировка ясыйлар. Үсемлекләр беренче чын яфракны чыгаргач, аларны аерым савытларга күчереп утырталар. Шул ук вакытта, яхшырак куаклансын өчен, тамыр очының якынча өчтән бер өлешен кисеп яки өзеп алалар. Әмма пикировка шактый бәхәсләр тудыра. Күпчелек бакчачылар аның кирәге юк, дип саныйлар. Башкалар исә, мәсәлән, помидор аннан башка артык озынга үсеп китә, дигән фикердә тора. 

Җилләтү һәм яктырту
Чәчкәннән соң орлыкларга су бөркергә (пульверизатордан сиптерергә), савытны яктылык үткәрми торган пленка белән капларга һәм җылы урынга алып куярга кирәк. Бу этапта яктылык әле мәҗбүри түгел. Үсентеләр тишелгәнче, аларны даими җилләтергә – берничә минутка өстен ачып торырга кирәк. Беренче шытымнар барлыкка килгәч, савытны яктылыкка чыгарыгыз, ә караңгы пленканы үтә күренмәлесе яки пыяла белән алыштырыгыз. Аннары рассаданы тәрәзә төбенә яки лампа астына күчерегез – хәзер аңа яктылык кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев