Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Көзен бакчадагы җиләк-җимеш агачларын ничек дөрес кисәргә

Агач-куакларны кисү өчен сыйфатлы инструментлар кирәк.

Бакчада җиләк-җимеш агачлары һәм куакларны ничек дөрес итеп кисәргә кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.

Көзен агачларны яфраклары коелып беткәч кенә кисәргә кирәк. Бу вакытта агачлардан сүл бүленеп чыгу туктала һәм агачлар өчен тынычлык чоры башлана. Эшне көннәр салкынайтканчыга кадәр тәмамларга кирәк.

Бер кисүдә берьюлы зур ботакларны күп кисәргә ярамый. Бу агачны шактый зәгыйфьләндерергә, хәтта авыру китереп чыгарырга яки киләчәктә бөтенләй үсүдән туктауга китерергә мөмкин. Авыру билгеләре булган, сынган яки корыган ботакларны беренче чиратта кисәргә кирәк. 

Зур ботаклар киселгән урыннарны, һичшиксез, майлы буяу яки кибетләрдә сатыла торган махсус  чаралар белән сылап һәм бәйләп куярга кирәк.  

Агач-куакларны кискәндә һәрвакыт үткен һәм сыйфатлы пычкы яки башка инструмент кулланырга тырышыгыз, чөнки үтмәс эш коралы җимеш агачларына озак төзәлә торган яралар ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев