Көчле салкыннарда нинди температурада республика мәктәпләрендә дәресләр булмый, бу хакта искә төшерү артык булмас (Евгения Чеснокова, "РТ").
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иткәнчә, авылларда башлангыч класс (1-4) укучылары температура - 23 градуска җитсә мәктәпкә бармыйлар. 25 градуста шәһәрләрдәге башлангычларда һәм авыл мәктәпләренең 5-9 классларында укулар булмый. 27 градус салкында шәһәрдәге 5-9 класслар укымый. Температура минус 30 һәм 32 градуска җитсә, авыл һәм шәһәр мәктәпләренең 10-11 классларында укулар туктатыла. Министрлыкта шулай ук кыш көне җилнең тизлеге 10 метрдан артса, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрергә ярамавын искә төшерәләр. Ә җилнең тизлеге кимрәк булса һәм җилсез көннәрдә дәресләр һава температурасына һәм укучыларның яшенә карап үткәрелә - моның тиешле таблицасы http://mon.tatarstan.ru/ сайтында китерелгән.
Тагын бер нәрсә: министрлыкта температура - 25 градус һәм аннан да түбән булганда балалар белән мәктәп автобусларын муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгарырга ярамавын искә төшерәләр.
Нет комментариев