Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Кәбестә тозлыйбызмы?

Тозлау өчен кәбестәнең соң өлгерә торган сортлары алына. Алар өлгергән, тыгыз, зур булырга тиеш. Кечкенә, яшел яфраклылары тозлау өчен әйбәт булмый. Кәбестәне ничек тозларга дисезме? Иң беренче эш итеп өске яфракларыннан арындырырга. Суда югач, берничә өлешкә бүләргә. Кәбестәне агач тактага куеп, үткен пычак белән турарга. Тозлаган вакытта теләсә нинди савыт...

Тозлау өчен кәбестәнең соң өлгерә торган сортлары алына. Алар өлгергән, тыгыз, зур булырга тиеш. Кечкенә, яшел яфраклылары тозлау өчен әйбәт булмый. Кәбестәне ничек тозларга дисезме? Иң беренче эш итеп өске яфракларыннан арындырырга. Суда югач, берничә өлешкә бүләргә. Кәбестәне агач тактага куеп, үткен пычак белән турарга. Тозлаган вакытта теләсә нинди савыт кулланырга ярамый. Иң яхшысы - эмаль яки пыяла савыт-саба. Ә менә алюмин савыт бөтенләй рөхсәт ителми. Кәбестәдәге сөт кислотасы алюминийны «ашый» һәм, ризык белән организмга кереп, кешегә зыян сала. Кәбестә тозлаганда кишер кушарга да була. Кишерне угычтан уып салсаң, кәбестәнең төсе үзгәрә.
Турап салган очракта кишер төсе чыкмаячак. Кәбестә өстенә тоз сибеп, җайлап кына кул белән ышкырга, аннан кишер салырга. Туралган 10 кг кәбестәгә якынча 250 г тоз, 300 г кишер алына. Әчетеп тозларга уйласагыз, 200 г мүк җиләге яки нарат җиләге кушарга була. Әчетү өчен иң кулай температура 15-22 градус. Берничә көннән аның суы күбекләнә, элпә барлыкка килә. Менә шул вакытта бастырып куйган авыр әйберне алырга, артык суын түгәргә һәм чиста калак яки пычак белән «тишеп» газын чыгарырга. Моны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк.
Баллы кәбестә
3 л банкага: уртача зурлыктагы 1 кәбестә, 2 кишер, берничә телем ачы борыч, 2 аш кашыгы бал, 1 л су, 2 аш кашыгы тоз. Кәбестәне ваклап турарга, кишерне уртача зурлыктагы угычтан уарга, берничә телем ачы борыч салып яхшылап болгатырга. Тоз, бал өстәп, кабат болгатырга.
Алдан әзерләп куйган чиста банкага тутырырга. Суны кайнатып, банкага коярга. Капрон капкач белән капларга. Бер тәүлек тотарга. Капкачын ачып, агач кашык белән кәбестәнең һавасын чыгарыр өчен «тишек»ләр ясарга. Капкачлап, кабат бер тәүлек тотарга. Кабат һавасын чыгарырга. Салкын урынга сакларга куярга.
Көзге нигъмәт
1 кг кәбестә өчен: 3 канәфер, 3 ачы түгәрәк борыч, 3 хуш исле борыч, 1 лавр яфрагы, 1 аш кашыгы тоз. Маринад өчен: 4 стакан су, 1 стакан аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 бал кашыгы тоз. Кәбестәне зур булмаган кисәкләргә бүләргә. Тоз сибеп, 2 сәгать тотарга. Маринад кайнатырга. Кайнарлаган банкаларга канәфер, борыч, лавр яфрагы салырга. Тыгызлап кәбестәне тутырырга. Өстенә кайнар маринад коярга. 0,5 литрлы банкаларны - 20, 1 литрлыларны 30 минут сулы ваннада кайнатырга. Капкачлап, салкынга куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев