Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Казылыкны ничек итеп дөрес сайларга?

Ит һәм казылык продуктларын сатып алганда, беренче чиратта составында майлар, крахмал яки химик матдәләргә түгел, ә төп компоненты ит булган продуктларга игътибар бирергә кирәк. Продукт табигый булган саен, аның организм өчен файдасы да күбрәк.

Берничә файдалы киңәш:
- сатып алганда, продуктның савытына, маркировкасына, эшләп чыгару һәм куллану вакытына игътибар итегез;
- шулай ук продуктның кибет витринасында ничек саклануына да игътибар бирегез. Казылык һәм итне саклау өчен оптималь температура - 0 градустан 6 градуска кадәр;
- казылыкның өсте коры һәм чиста, зарарланган, тишелгән, ит фаршы аккан урыннар булырга тиеш түгел;
- ясалма яки табигый оболочка продукттан аерылырга тиеш түгел. Мондый кимчелек, беренче чиратта, казылыкны дөрес сакламау аркасында кипкән яки артык иске булуы турында сөйли.
Казылыкны сатып алганнан соңда, аны тикшереп карау өчен берничә киңәш:
- үсемлек аксымы микъдары (шулай ук суның) югары булган казылык продуктын шактый гади ысул белән билгеләп була. Моның өчен казылыкны каты итеп кул белән кысарга һәм киселгән урынны игътибар белән карарга гына кирәк. Ит (хәтта фарш рәвешендә дә) үзенең сыгылмалыгын саклый, ә үсемлек аксымнары йомшак, киселгән урында мазь төсендәге субстанция яки су тамчылары чыгарга мөмкин;
- казылык һәм сосискаларда су һәрвакыт бар, ә аның артык күп булуын кыздырганда (нәтиҗә һәрчак дөрес булмаска да мөмкин) яки духовка һәм микродулкынлы мичтә пешергәндә билгеләргә була. Су артык күп булган продукт җыерчыкланып, авырлыгының яртысын югалта;
- продуктта крахмалның (продукттагы үсемлек аксымнарын бәйләүче матдә) артык күп булуын сындырган урында билгеләргә мөмкин. Юка киселгән казылык кисәген кырыйлардан бөгегез. Ит аксымы сыгылмалы була, ә үсемлек аксымы, киресенчә, тиз өзелә. Шулай ук йод белән гади генә химик тәҗрибә үткәрергә була. Ул барысына да билгеле. Крахмал йод эремәсе ндә зәңгәр төскә буяла.
- чын ит микъдары күп булган казылыкның тәме уртача була.
Сатып алганда уңышлар телибез!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш казылык