Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Бушлай юридик ярдәм

Агымдагы елның 21 сентябрендә Россия Юристлар ассоциациясе халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Аның кысаларында Татарстан Республикасында ачык ишекләр көне оештырыла. Кабул итү эш көне дәвамында сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр, авыл районнарында 8дән 17 сәгатькә кадәр халыкны 120 юрист - консультант кабул итәчәк.
Безнең районда халыкны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә кабул итәләр. Аның адресы: Болгар шәһәре, Пионер урамы,44, "Октябрь" кинотеатры, икенче катта.
Барлык җәмәгать кабул итү һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренең исемлеге ТР Юстиция министрлыгының "Ассоциация юристов России" бүлегендә бу адрес буенча: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm урнаштырыла.
Барлык оештыру мәсьәләләре буенча Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге аппаратына 8(843) 292 - 41- 39 телефоны буенча, "Бердәм Россия"партиясенең региональ җәмәгать кабул итү бүлегенә 238 - 1 - 00 телефоны буенча шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Юристлар ассоциациясе бушлай юридик ярдәм