Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Аракы – кыйммәтләнде, йомырка бәясе — арзанайды

Яңа елның беренче көнендә шәһәрдә кайбер товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә бәяләр үзгәрде.

Марина Зайцева

Көн саен кулланылучыбәяләр артмады. Мәсәлән, бер бөтен икмәк, батон һәм багетны 18 сумнан саталар. Ә менә сөт бәяләре төрлечә: 1,5 процент майлылыктагы бер шешә сөт 34 сум торса, 930 миллилитрлы кайнатылган сөт өчен 43 сум чыгарып салырга кирәк булачак. 250 граммлы бер кап эремчек 27 дән 54 сумга кадәр тора, шикәр комы - 29, сыер маеның килограммы 170 сум тәшкил итә, 82,5 процентлы бер кап майны 54-62 сумнан саталар. Беренче һәм югары сортлы бодай онының килограммы 22 сум, ә менә элиталы "Макфа" җитештерүчеләре үз продуктларын 30 сумнан да арзанракка сатмыйлар.

Ярма, токмач һәм кондитер әйберләре, консервларның бәясе үзгәрешсез калды.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең бәяләре яңа елга кергәнче үк артты. Мәсәлән, читтән кайтарылган кыяр бәясе 96 сумнан 128 сумга, хөрмә - 43 тән 108, банан - 34 тән 56, гранат - 62 сумнан 103 сумга кыйммәтләнде. Кайбер кибетләрдә аракы бәясе уртача 20 сумга артты. Сыр да кыйммәтләнде. Киң таралган "Российское" сырының килограммына якынча 252 сум түләргә кирәк булачак. Башка сортлар ("Мраморный", "Литовский" һәм башкалар) өч йөз сумнан да кыйммәтрәк тора.

Кайбер продукт бәяләренең беркадәр кимүе дә күзәтелә: дистәсе 60 сумга җиткән йомырканы хәзер 42-45 сумнан саталар, дуңгыз ите 152 дән 145 сумга калды. Кайбер төр колбаса, чәй һәм кофе бәяләре 10-15 сумга кимеде. 22 сум торган 800 граммлы карабодай ярмасы 19 сумга, шул ук бәядәге борчак 20 сумга калды.

Бу елда барысын да мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә түләү бәяләренең артуы гаҗәпләндерде. Ул ике тапкырга үсте һәм 2200 сум (узган ел -1079 сум) тәшкил итә.

Ә менә коммуналь хезмәтләргә - газ, электр энергиясе, су белән тәэмин итү һәм су кертү, телефон, Интернет бәяләре узган ел дәрәҗәсендә калды. Әлегә бензин һәм дизель ягулыгына да бәяләр артуы күзәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр азыктөлек хезмәт күрсәтү