Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

2024 елны ничек каршыларга

Кытай календаре буенча, 2024 ел – Яшел Аҗдаһа елы. Ел уңышлы һәм мул килсен өчен, табынны дөрес корырга кирәк.

Аждаһа елын каршылаганда, өстәл сый-нигъмәтләрдән сыгылып торырга тиеш. Төп ризык – ит яки балык ризыгы. Сыер, сарык, күркә яки үрдәк ите булса яхшырак. Йорт куяны ите исә бернинди очракта да өстәлдә булырга тиеш түгел.

Яңа ел өстәленең тагын бер ингредиенты – чикләвек. Кытай календаре буенча, ул озын гомер, сәламәтлек һәм бәхет китерә. Аны аерым кулланырга яки башка ризыкларга кушырга ярый.

Шулай ук табында кызыл төстәге җиләк-җимеш, дөге, яшел тәмләткечләрнең булуы зарур.

Дөге һәм кипкән җимеш белән тутырылган тавык
Ингредиентлар: 1 тавык, дөге – 150 грамм, күрәгә – 50 гр., йөзем – 50 гр., әфлисун – 1 данә, бал – 2 аш кашыгы, атланмай  – 2 аш кашыгы, тоз, тәмләткечләр – тәменчә.

Әзерләү: дөгене яртылаш пешереп, уттан алырга һәм суын агызу өчен дуршлагка капларга, аңа шакмаклап туралган әфлисун һәм кипкән җимешләрне кушарга. Тавык түшкәсен юып, киптереп, эчлекне тутырырга, тавыкның корсагын зубочисткалар белән эләктереп куярга. Соус өчен эретелгән атланмайга бал кушарга, тозларга һәм тавыкның тышын сыларга.

Тавыкның зурлыгына карап, пешеп җитү өчен уртача 1-2 сәгать вакыт кирәк. Әзер тавыкны бераз суытып, эчен ачарга һәм табынга бирергә.

“Алан” салаты
Ингредиентлар: пешкән тавык ите – 300 гр., пешкән йомырка – 3 данә, пешкән бәрәңге – 3 данә, пешкән кишер – 3 данә, маринадланган гөмбә – 450 гр., маринадланган кыяр – 3 данә, каты сыр – 150 гр., петрушка, тоз, борыч – тәменчә, майонез – 200 гр.

Әзерләү: пешкән тавык итен шакмаклап турарга, пешкән яшелчә, йомырка, маринадланган кыяр, сырны эре кыргыч аша чыгарырга.

Салатны әзерләү өчен пироглар пешерү өчен форманың (тирән булмаган кәстрүл дә ярый) төбенә азык пленкасын җәяргә. Беренче катлам – эшләпәләре белән аска каратып, маринадланган гөмбә, аның өстенә – туралган яшел тәмләткечләр. Киләсе катлам – кыргыч аша чыгарылган бәрәңге, аны майонез белән сылыйбыз. Дүртенче катлам – йомырка, майонез. Аннары тәртип буенча пешкән кишер, маринадланган кыяр, тавык ите, майонез һәм кыргыч аша чыгарылган сыр. Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.

Майонез яхшылап сеңгәннән соң, салатны киң тәлинкәгә әйләндереп каплыйбыз, форма һәм пленканы алып куябыз. Менә дигән тәмле, үзенчәлекле салат табын түрен бизәргә әзер!

“Аждаһа” салаты
Ингредиентлар: сыер ите – 250 гр., кишер – уртача зурлыктагы кишер – 1 данә, йомырка – 2 данә, каты сыр – 80 гр., әстерхан чикләвеге – 60 гр., бизәү өчен яшел зәйтүн (оливка) – 60 гр., майонез – 50 гр., укроп – 30 гр., татлы борыч – 80 гр, анар (гранат) тәменчә.

Салат өчен сыер итен, кишер һәм йомырканы алдан пешереп куярга кирәк. 

Әзерләү: сыер итен тигез шакмакларга турарга һәм салат ясау өчен зур тәлинкә төбенә салырга. Ит катламын аз-азлап майонез белән сыларга. Зәйтүн җимешләрен кечкенә шакмакларга турап, икенче катлам итеп җәяргә. Өченче катлам – вак шакмакларга туралган пешкән кишер, аның өстенә майонез сыларга. Әстерхан чикләвеген пычак белән ваклап, киләсе катлам итеп сибәргә. Тагын бер катлам – вак кыргыч аша уылган сыр, аның өстенә – майонез. Киләсе катлам итеп вак кыргыч аша чыгарылган пешкән йомырка, өстен майонез белән сыларга. 

Салатны бизәү: укропның каты сабакларын кисеп ташлап, калган өлешен ваклап турарга һәм салатның өстенә тулысынча сибеп чыгарга. Татлы борычны (кызыл һәм сары төстә булса яхшырак) чистартып, орлыкларын алып ташларга, борычны тар озын кисәкләргә турарга һәм фотода күрсәтелгәнчә салатның өстенә куеп чыгарга. Шулай ук фотода күрсәтелгәнчә, анар бөртекләре, зәйтүн җимеше һәм яшел салат белән бизәргә.

Тулысынча әзер булсын өчен, “Аждаһа” салаты суыткычта тәүлек чамасы торырга тиеш. Шуңа күрә аны бәйрәм алдыннан әзерләп кую бик уңайлы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прибавка