Нина Портягина, Раиса Козлова һәм башкалар.
Красная Слобода Мәдәният йорты директоры Татьяна Мөнип кызы Панчугина турында чын мәгънәдә үз эшенең остасы дип әйтергә мөмкин.
Беренче чиратта, аның яхшы оештыручы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Татьяна Мөнип кызы теге яки бу чараны үткәрү өчен кешеләрне мавыктыра, оештыра белә, үзе дә бу эштә...
Нина Портягина, Раиса Козлова һәм башкалар.
Красная Слобода Мәдәният йорты директоры Татьяна Мөнип кызы Панчугина турында чын мәгънәдә үз эшенең остасы дип әйтергә мөмкин.
Беренче чиратта, аның яхшы оештыручы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Татьяна Мөнип кызы теге яки бу чараны үткәрү өчен кешеләрне мавыктыра, оештыра белә, үзе дә бу эштә һәрвакыт башлап йөри. Үзе җырлый, концертларны алып бара.
Күптән түгел Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт үткәрелде. Татьяна Мөнип кызының үз эшенә җаваплы каравына без тагын бер тапкыр инандык. Концертта барыбыз да яратып тыңлаган үзешчән артистлар һәм коллективлар гына чыгыш ясамады, ул безне - өлкән яшьтәге кешеләрне дә сәхнәгә чакырды. Моның өчен җырларны без инде алдан ук репетиция ясап, хәзерләп куйган идек.
Ә концерт беткәч барыбыз да бәйрәм табыны янында җыелдык. Ул монда да безне тик утыртмады. Такмакларны оста башкаручылар конкурсында Анна Саванеева белән Раиса Изотова аеруча актив катнаштылар. Осталыкта ярышып, икесе дә бүләк алдылар.
2005 елда Татьяна Мөнип кызы оештырган "Ветеран" клубы бүгенге көндә дә актив эшләп килә. Ял итү, очрашу кичәләре, туган көннәр, төрле бәйрәмнәр - болар барысы да клуб эшенең игътибар үзәгендә тора.
Чиста, якты Мәдәният йортына без һәрвакыт теләп йөрибез. Бөтен җирдә матур гөлләр үсә. Мәдәният йорты директоры территорияне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирә. Кул астындагы материаллардан ясалган "аккошлар", "чебен гөмбәләре", "ландышлар" бөтен җирне бизәп тора, түтәлләрдә матур чәчәкләр үсә. Болар барысы да тирә-юньгә ямь өсти.
Без, "Ветеран" клубына йөрүчеләр, өлкәннәргә даими игътибар күрсәтүе, Мәдәният йортында төрле чаралар оештырып үткәрүе өчен Татьяна Мөнип кызына зур рәхмәт әйтәбез.
Красная Слобода авылы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев