Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәсендәге үзгәрешләр

2012 елның 12 ноябрендәге 1156нчы карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте кайбер законнарга үзгәрешләр кертте.

Фаил Гайсин,
район прокуроры урынбасары.
Хөкүмәтнең бу карары юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Анда "...хуҗасы югында транспорт белән идарә иткән очракта транспорт чарасына, прицебы булган очракта прицеп өчен дә идарә итү яки файдалану хокукы бирә торган документ кирәк..." дигән абзац юкка чыгарыла.
Карар агымдагы елның 24 ноябрендә үз көченә керә. Аның нигезендә, машина йөртүченең автомобиль йөртү хокукын раслау өчен шоферлык таныклыгы, автомобильне теркәү таныклыгы, машина белән идарә итү рөхсәте бирелгән кешеләрнең саны чикләнмәгән яки чикләнгән, әмма машина белән идарә итүченең исеме язылган ОСАГО полисы булырга тиеш.
Машина белән бу кәгазьләрдән башка да идарә итәргә мөмкин. Ә менә теләсә нинди теркәү үткәндә доверенность кирәк булачак. Аннан башка транспорт чарасына хуҗа булмаган кеше машинаны учетка куя яки төшерә алмый. Әгәр үзегез хуҗа булмаган машина белән чит илгә барырга туры килсә, нотариус раслаган ышаныч кәгазе кирәк булачак. Анда кулдан язылган ышаныч кәгазе кабул ителми. Шулай итеп, чит кеше машинасы белән ышаныч кәгазеннән башка Россиядә генә идарә итәргә мөмкин.
Бу хөкүмәт карарының тагын бер пункты машина алган кешегә аны учетка кую срогын элекке кебек биш көнгә түгел, ун көнгә озайту мөмкинлеге бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев