Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәйкәлне яңарту эшләре бара

Хәзерге вакытта "Газсантехсервис" җәмгыяте эшчеләре район үзәк китапханәсе янында якташларыбызга - сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә реконструкция үткәрелә.

Бу һәйкәл Сәяси репрессия корбаннары истәлеге көнендә, 2000 елның 30 октябрендә ачылды.

Башта һәйкәлнең үзен һәм аның тирәсендәге урыннарны яхшылап эшләү мөмкинлеге булмады, ә менә хәзер аны тулы тәртипкә китерү мөмкинлеге туды.

Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев аңлатып үткәнчә, һәйкәлне тулысынча реконструкцияләү мәсьәләсе 2012 елда ук каралган. Бу максат белән эскизлар хәзерләнгән һәм каралган, тиешле документлар эшләнгән, сметасы килешенгән, әмма моны эшләп булмады.

Шунысын да әйтергә кирәк, реконструкция өчен акчаның бер өлешен әлеге стелага исемнәре керүчеләрнең туганнары бирде. Калган акча шәһәр бюджетыннан алынды.

Биредә төп эшләр башкарылды инде, хәзер төзәтү һәм бизәү, тулы тәртипкә китерү эшләрен алып баралар. Реконструкцияне август ахырына тәмамларга уйлыйлар, район кешеләре сәяси репрессия корбаннарын яңартылган монумент янында искә алырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәйкәл Сәяси репрессия корбаннары истәлеге рекуонструкция