Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмер һәм җәй

Беренче июньдә районда "Яшүсмер-2013" дип исемләнгән ведомствоара профилактик акция башланып китте. Шуңа бәйле балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия планы төзеде. Аның нигезендә махсус учетта торган һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга җәен эш табып бирү, аларның күңел ачуын, сәламәтләндерү лагерьларында ял итүен оештыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар...

Беренче июньдә районда "Яшүсмер-2013" дип исемләнгән ведомствоара профилактик акция башланып китте.
Шуңа бәйле балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия планы төзеде. Аның нигезендә махсус учетта торган һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга җәен эш табып бирү, аларның күңел ачуын, сәламәтләндерү лагерьларында ял итүен оештыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар билгеләнгән. Акция шартлы рәвештә "Яшүсмер - җәй", "Яшүсмер - энә", "Яшүсмер - гаилә" исеме астындагы өч этапта үтәчәк. Аның максаты - балаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларның имин җәйге ялын тәэмин итү, балаларның юлда җәрәхәт алу очракларын кисәтү, авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев