Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь талантлар –Болгарда

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада безнең шәһәрдә "Татарстан балалары Бөек Болгар җирендә" дигән музыкаль марафон үткәрелде.

Ирина Телицына
Бу традицион фестиваль ел саен балалар иҗаты һәм талант бәйрәменә әверелә, сәләтле яшьләргә ярдәм итүне максат итеп куя, безне заманча сәнгатьнең яңа юнәлешләре белән таныштыра. Бу юлы да тамашачылар алдында бай иҗатлы, республика һәм халыкара конкурс лауреаты исемен алган коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясады. Мәсәлән, фестиваль-вакыйгалар комплексында үткән бәйрәмдә инде ике ел рәттән Мәскәү музыка уку йортларын тәмамлаган баянчы Эдуард Аханов һәм саксофончы Никита Агафоновтан торган "Дуэт А2" төркеме чыгыш ясый. Болгар балалар сәнгать мәктәбенең баян классында укучылар да тамашачыны үз чыгышлары белән сөендерде.
Бәйрәмне күпсанлы республика конкурслары һәм фестивальләрендә катнашучы "Вдохновение" (җитәкчесе Люция Исмәгыйлева, марафонның идеясы авторы һәм сәнгать җитәкчесе) ансамбле һәм И. В. Әүхәдиев исемендәге колледжның катнаш хоры башлап җибәрде. Әсәрләрнең берсен иҗат иткән Эльмир Низамов рояльдә уйнады.
Биюләр һәм хореогрфия композицияләре тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Казан хореография училищесы студентлары татар, калмык һәм рус халык биюләрен башкардылар (җитәкчесе - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Закамская). Казан театр училищесы студентлары сугыш еллары тангосын башкардылар. Алексеевскидан килгән балалар сәнгать мәктәбе укучылары - "Коробка с карандашами" композициясе, Питрәчтән "Сәяхәт" хореография коллективы япон биюе әзерләп килгән. Танылган башкаручылар арасында безнең яшь йолдызчыкларыбыз - Болгар турында җыр башкаручы Ксения Колчина, "Булгарочка", "Движение" бию коллективлары да сынатмады.
Шулай да иң кайнар алкышлар марафонның иң яшь катнашучысы Умар Бикбаев өлешенә тигәндер. Ул гармунда татар халык җырларына попурри башкарды. Казан музыка колледжының инструменталь триосы, Казан дәүләт консерваториясенең саксофончылар квартетының чыгышы да истә калырлык булды.
"Art-форум" Халыкара конкурсының беренче дәрәҗә лауреаты "Сөмбел" хоры, хор музыкасы республика конкурсының Гран-приена ия булган "Piccolini" кече хор сәхнәдә бердәм гаилә кебек чыгыш ясадылар. Алар белән бергә татар дәүләт филармониясе солисты Регина Вәлиева да җырлады.
Виолончель, скрипка ансамбльләре, кыллы квартет чыгышын да тамашачы сокланып тын да алмый тыңлады.
Сәхнәгә чыккан балаларның күбесе өчен фестиваль һәм конкурсларда катнашу гадәти күренешкә әверелде. Бу алар өчен тормышның бер өлеше, һәм аларның тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланмый мөмкин түгел. Мәсәлән, халыкара һәм шәһәр конкурслары лауреаты, Казан шәһәреннән Никита Точилкин, Элмар Теймиров һәм Илья Беккердан торган вокаль трио Сочидагы Олимпия уеннарында чыгыш ясаган мең кешелек хор составында булган. Алар безнең тамашачыны да үз чыгышлары белән сөендерделәр.
"Назлы гөл" һәм "Смайлики" вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышы, пианистлар дуэты һәм Алабугадан кашыкта уйнаучылар ансамбле чыгышын да билгеләп үтмичә булмый. Программаны республика һәм шәһәр конкурслары лауреаты, Казанның Михаил Чекменев җитәкчелегендәге тынлы оркестры тәмамлады.
Бу көнне тамашачылар талантлы яшь артистларга гына түгел, балаларны сәнгать дөньясына алып кергән, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итеп, күңелдәге иҗат кылларын уяткан остазларына да кул чаптылар. Чыгыш ясаучыларның күбесенә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Марафоннан һәр тамашачы күтәренке кәеф белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев