Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яхшы башлангыч белән

"Болгарнефтепродукт" базасында әле күптән түгел генә "Нефтебаза" дигән җаваплылыгы чикләнгән яңа оешма эшли башлады һәм ул Яңа елга зур планнар белән керде. Бу оешма җитәкчесе Федор Парунзин аңлатып үткәнчә, аның төп предприятиесе - нефть продуктларын озату белән шөгыльләнүче Казанның "Бункер-трейд" җаваплылыгы чикләнгән оешма. Әлеге оешма да нәкъ шушы эш белән...

"Болгарнефтепродукт" базасында әле күптән түгел генә "Нефтебаза" дигән җаваплылыгы чикләнгән яңа оешма эшли башлады һәм ул Яңа елга зур планнар белән керде.
Бу оешма җитәкчесе Федор Парунзин аңлатып үткәнчә, аның төп предприятиесе - нефть продуктларын озату белән шөгыльләнүче Казанның "Бункер-трейд" җаваплылыгы чикләнгән оешма. Әлеге оешма да нәкъ шушы эш белән шөгыльләнәчәк, ә ягулыкны ул су юлы белән танкерларда озатачак, ә аннан кулланучылар үзләренә ташырга тиеш. Әлбәттә, "Болгарнефтепродукт" оешмасы коллективы үз эшен элеккечә үк алып барачак.
Резервуар паркын реконструкцияләү өчен 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акча дүрт резервуарны ремонтлау өчен киткән. Хәзерге вакытта торба үткәргечләрне, өч резервуарны ремонтлыйлар, оператор станциясе төзиләр. Бу максатлар өчен тагын ун миллион сум акча бүлеп бирелгән. Навигация башлаганчы әлеге эшләрне бетерергә кирәк, моннан тыш электр станциясенә ремонт ясарга, янгын куркынычсызлыгы буенча комплекслы чараларны үтәргә кирәк. Болар барысы да нефть продуктларын суыртуны уннарча тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Биредә шулай ук яңа техника - тракторлар, бензовозлар сатып алырга, базадан шәһәргә кадәр булган юлны ремонтларга, территорияне төзекләндерергә кирәк. Ә кыш көне белгечләрне Казанның уку комбинатларында өйрәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев