Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәй – ял итү чоры

Полянка авылы янәшәсендә - Идел буендагы шау чәчәкле яр буенда берсендә "Аргамак" спорт-туристлык лагеры эшли башлады.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Бу лагерьда балалар 2001 елдан башлап ял итәләр. Моңа кадәр палаткалар корып Татар Такталы, Әҗмәр, Танкеевка һәм Полянка авыллары янында ял иткәннәр. Палаткалы лагерь беренче чиратта үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту, аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү максатын күздә тотып оештырыла.
Лагерьда шулай ук Чирмешән һәм Аксубай районнарыннан килгән балалар да ял итә. Алар дүрт отрядка бүленгән. Балаларның күңеле күтәренке, лагерьда иртәдән кичкә кадәр аларның шат тавышлары тынып тормый.
Лагерьда балалар, мәсәлән, туризм буенча инструктор Сергей Шитов җитәкчелегендә альпинизм алымнарын үзләштерәләр. Район хакимияте белгечләре, студентлар, шәһәр һәм авыл мәктәпләре педагогларыннан торган вожатыйлар янәшәсендә балалар вакытның ничек узуын да сизмиләр. Өченче ел инде смена белән шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Екатерина Ходалова җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, лагерь кирәкле кадрлар белән әйбәт тәэмин ителгән. Вожатыйларның да балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур, шәфкать туташы, полиция, янгын сүндерү идарәсе вәкилләре балаларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торалар. Лагерьда тукландыруга (ризыкны Полянка урта мәктәбе ашханәсендә пешерәләр) аеруча зур игътибар бирелә. Лагерьда яшәү өчен ел саен палаткалар сатып алалар. Хәзер аларның саны егерме җидегә җитә. Палаткаларның барысын да тигез, яхшылап чистартылган территориягә корып куйганнар. "Аргамак" төрле яшьтәге,төрле холык-гадәт, карашка һәм милләткә ия булган балаларны берләштерә. Өченче класста укучы Иван Спирьков, мәсәлән, палаткалы лагерь тормышыннан бик канәгать.
Унынчы класс укучысы Сергей Муллинов төнге учак янында утырырга, мавыктыргыч уеннарда катнашырга ярата. "Сафари" уенын һәрчак көтеп ала икән ул. Әлеге уенда катнашучылар җәнлек киеменә киенгән вожатыйны урманнан эзләп табарга тиешләр. Чирмешән кызы Лилия Мортазинаның безнең якларга моңарчы да килгәне булган. Ул, мәсәлән, "Яшел тап" уенын аеруча ярата. Аксубайдан килгән Марина Никонова да лагерь тормышыннан бик канәгать.
Балаларның Иделдә туйганчы су коенасылары килә. Тик көннәрнең салкынча торуы куркыта. Дөрес, смена тәмамланырга вакыт бар, бәлки ул арада көннәр дә җылыныр әле…
Лагерьны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Ул балаларны сәламләп, иркенләп ял итүләрен теләде. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов конкурста катнашып җиңүче исеменә лаек булган балаларга татлы призлар өләшеп чыкты.
Тантана барышында укучылардан торган зур отряд "Без - оркестр…" җырын башкарды. Чыннан да, "Аргамак" зур бер оркестр тормышы белән яши.
Башкарган җырлары да елдан-ел матурая, ышанычлы һәм көчлерәк яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев