Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннарыбыз игътибар үзәгендә булды

Ел саен 1 октябрьдә без өлкән яшьтәге кешеләрне олылыйбыз, хөрмәтлибез. Зур тормыш юлында авыр сынаулар үткән, Ватаныбыз иминлеге өчен көчен кызганмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең бәйрәмен билгеләп үтәргә алтын көзне юкка гына сайламаганнардыр. "Колосок" балалар бакчасына йөрүче нәниләр бу көнне Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлыйлар....

Ел саен 1 октябрьдә без өлкән яшьтәге кешеләрне олылыйбыз, хөрмәтлибез. Зур тормыш юлында авыр сынаулар үткән, Ватаныбыз иминлеге өчен көчен кызганмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең бәйрәмен билгеләп үтәргә алтын көзне юкка гына сайламаганнардыр.
"Колосок" балалар бакчасына йөрүче нәниләр бу көнне Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлыйлар.
Бу үзенә күрә күркәм традициягә әверелде. Хәзерлек һәм өлкән группа тәрбиячеләре Светлана Фәсхетдинова, Наталья Осипова, Вера Осинцева, музыка җитәкчесе Татьяна Аристова бу юлы да балалар белән бергә безгә килеп концерт куйдылар. Балалар матур итеп шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеп күрсәттеләр. Үзләренең эчкерсез чыгышлары белән алар көзнең бу моңсу көнендә ветераннарның кәефен күтәрделәр.
Бу көнне безнең интернатта кунаклар аз булмады. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, шәһәрдәге оешма һәм предприятие вәкилләре өлкәннәребезне котлап, аларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Җылы котлаулары, өлкәннәргә күрсәткән игътибарлары өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез.
Александр Федонин,
Болгар шәһәренең Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев