Район оештыру комитетының чираттагы утырышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә әзерләнгәндә үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү эшен тагын да көчәйтү кирәклеге турында әйтелде.
Утырыш эшендә авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Оештыру комитеты рәисе, район башлыгы Камил Нугаев, утырышны ачып, тәрбия эшендә ветераннарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар турында күбрәк сөйләргә кирәклеген ассызыклады. Яшьләр тарихны әйбәт белергә тиеш. Аеруча хәзер, Украинадагы соңгы вакыйгалар шау-шуыннан оста файдаланып, кайберәүләрнең үткән тарихыбызны тамырдан үзгәртеп күрсәтергә омтылганда, аеруча актуаль яңгырый.
Яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү, Россия Кораллы Көчләр сафында хезмәт итү үзенчәлекләре турында ТР хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов сөйләде. Бездә өлкән класс укучыларының хәрби җыеннарын уздыруга зур игътибар бирелә, эзләнү отрядлары уңышлы эшли, дип билгеләп үтелде. Районның һәр мәктәбендә диярлек сугышчан дан почмагы эшли, кайберләрендә музейлар да бар. Боларның барысы да үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйный. Безнең егетләребезнең әзерлеге башка районнардагы яшьтәшләре белән чагыштырганда, күпкә яхшырак.
Белем бирү учреждениеләрендә хәрби-патриотлык һәм спорт эшен оештыруның кайбер яклары турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, кадетлар мәктәп-интернат директоры Евгений Марянин сөйләделәр. Бу эш хәрби җыеннар, сафларда җырлау смотрларын, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтучылар белән очрашулар, хәрби-спорт уеннары һәм башка күп кенә чараларны үз эченә ала. Иминлек нигезләре, физкультура, хәрби хезмәт нигезләре дәресләрен дә онытмаска кирәк. Боларның да әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Укучыларның спортта ирешкән казанышлары һәм уңышлары белән бергә, аерым игътибар таләп итүче кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, тикшерүләр күрсәткәнчә, мәктәп укучыларының әле барысы да физик әзерлекнең барлык төрләре буенча мактана алмыйлар.
Ватаныбыз азатлыгы өчен барган сугышларда һәлак булган якташларыбызга куелган һәйкәлләрнең торышы, аларны саклап тиешле тәртипкә китерү, шулай ук сугышта катнашучыларның каберлекләренә игътибарны арттыру кирәклеге турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев сөйләде. Якын араларда сугышта катнашучылар күмелгән урыннарның саның алырга кирәклеге турында да әйтелде. Бу киләчәк буыннар үзләренең якыннары, туганнары турында онытмасын өчен кирәк. Ветераннар алдындагы үз бурычыбызны без дә онытмаска тиеш.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев