Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уылдык чәчү урыннары ясадылар

Тиешле ведомстволар мәктәп укучылары ярдәме белән балыкларга уылдык чәчү шартларын яхшырту өчен төрле чаралар үткәрделәр.

"Средневолжрыбвод" ФДУ ихтиологлары Владимир Храменков һәм Рөстәм Сафиуллин, шулай ук "Тереклек дөньясы" махсус предприятие хезмәткәрләре Алексей Коптелов белән Александр Корчагин ясалма уылдык чәчү урыннары ясадылар. Алар башта Тенишево утраулары янында 70 мең урынлы 30 ясалма уылдык чәчү урыны куйдылар. Аннары Кызыл Яр буенда коррекция мәктәбендәге "Зәңгәр патруль"гә йөргән укучылар ярдәмендә ылыс субстратыннан 5 мең урынлык 5 ясалма уылдык чәчү урыны эшләделәр. Соңгы чара барышында шулай ук яр буйларын табигать кочагында ял итәргә яраткан кешеләрдән калган чүп-чардан чистарттылар.
Балыкларга уылдык чәчәргә ярдәм итү сулардан файдаланучылар бурычына керә, тик алар моның белән бөтенләй шөгыльләнмиләр. Шулай итеп, алар балык запасларын тулыландыру турында бөтенләй кайгыртмыйлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X