Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Уяндыңмы, елмай, көнне башла шулай!..”

Узган атнада авыру сәбәпле, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әнә шундый бәйрәм булды.

Аны инвалидлар ункөнлеге кысаларында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Балалар иҗат йорты, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Чарага шәһәрдән һәм авыллардан килгән балалар башта иҗат йорты, коррекция мәктәп-интернаты педагоглары, волонтерлар тырышлыгы белән әзерләнгән мастер-классларда катнаштылар. Аерым алганда, оригами, декупаж, сәйлән белән эш итү серләренә өйрәнделәр. Аннары барысын да залга концерт карарга чакырдылар. Концертта мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр чыгыш ясады. Күңелле җырлар, биюләр, сәхнә әсәрләре бәйрәмгә кабатланмас нур өстәде.
Концерт барышында "Бу дөнья шундый матур" район иҗат осталыгы конкурсы призерларын бүләкләү өчен сәхнәгә чакырдылар. Бу юлы конкурста 46 бала катнашкан. "Фото" номинациясендә Кирилл Ефимов, Сергей Семенов, Ксения Мулинова беренче, икенче һәм өченче урыннарны алдылар, "Кул эше", номинациясендә Виктория Болонкина, Антон Окашин һәм Александр Демидов җиңде, "Рәсемнәр" номинациясендә Антон Окашин, Динар Абдрахманов һәм Александр Шәвәлиевның эше иң яхшы дип табылды. Аларның барысына да дипломнар тапшырылды, тамашачылар да гөрләтеп кул чаптылар.
Концерттан соң балаларны "Болгар" кафесына алып кереп сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев