Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак тырышлык белән

Бу көннәрдә "Спас коммуналь челтәрләре" оешмасы эшчеләре Хирург Шеронов урамында яңа җылылык трассасы эшлиләр.

Биредә алар 240 метр полипропилен торбалар салачак, бу инде кыш көне җылылыкны яхшырак сакларга мөмкинлек бирә һәм фатирларда башка еллар белән чагыштырганда җылырак булачак. Август ахырына кадәр җылылык сезоны башлануга бәйле тагын кайбер эшләр башкарылачак. Әле август уртасы гына, ягу сезоны башланырга шактый вакыт булуга карамастан, эшчеләр ашыга, чөнки үткән еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, йортларга җылылык вакытында бирелергә тиеш.
Пушкин һәм Пионер урамындагы котельныйлар ягу сезонына әзер. Совет урамындагы котельныйда һәм күптән түгел генә коммуналь челтәрләр балансына күчерелгән Абдулла Алиш исемендәге урамдагы мини-котельныйга яңа казаннар урнаштырганнар. Никольск авылындагы Кирпеч заводында да шундый ук казаннарга алыштырдылар. Моннан тыш, алар бина эчендә дә ремонт үткәрәләр, агарталар, буяп чыгалар. Бу эшләрнең барысын да котельныйлар буенча мастер Мәлик Избасаров җитәкчелегендәге слесарь-ремонтчылар башкара.
Биредә барысы да тәҗрибәле һәм үз эшен оста белүчеләр генә эшли. Ринат Минсафин, Сергей Балобанов, Евгений Малышкин үз эшенең осталары һәм кушкан һәр эшне югары сыйфат белән башкаралар.
Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Иван Хворонов та коллективта зур абруй казанган кеше. Тыңлаучан, һәр эшне зур җаваплылык хисе белән башкаручы экскаваторчы Рәүф Габдуллин хезмәте дә мактауга гына лаек. Хәзерге вакытта ул җылылык трассасы сузуда эшли.
Рәсемнәрдә: (сулдан уңга) Р.Минсафин, С.Балобанов, М.Избасаров; И.Хворонов; Р.Габдуллин.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев