Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак максат белән

Үткән айда "Бухгалтер консультанты" дигән шәхси компаниянең үз эшен башлап җибәрүгә ун ел тулды. Хәзерге вакытта аның хезмәтеннән файдаланучылар саны артканнан арта. Оешманың эшчәнлеге, беренче вакытларда нинди кыенлыкларны җиңүе турында компаниянең җитәкчесе Наталья Гришкова сөйли.

- Наталья Леонидовна, ни өчен хезмәт күрсәтүнең бу юлын сайладыгыз? Үз эшегезне башларга уйлаганда башка мөмкинлекләр дә булгандыр бит?
- Ул вакытларда да, хәзер дә бу иң кирәкле эшләрнең берсе булды. Дөрес, ун ел эчендә бик күп нәрсәләр үзгәрде. Без башлап җибәргәндә эшчәнлекнең барлык сфераларын компьютерлаштыра башладылар. Әлбәттә, бик күпләр өчен бу зур проблемалар тудырды. Хәл итүдә ярдәм, киңәш кирәк булган сораулар һаман туып тора һәм үзлегеннән генә бу мәсьәләне хәл итү мөмкин түгел иде. Мин җитәкләгән "Ваш консультант" региональ мәгълүмати үзәк нәкъ бу мәсьәләләрне хәл итүне игътибар үзәгендә тота.
- Сезгә бу бик мөһим һәм җаваплы карарны кабул итүгә нәрсә этәргеч ясады?
- Беренче чиратта, мин ул вакытта эшсез калдым. Бөтен илдә барган кыскартулар дулкыны мин эшләгән салым инспекциясенә дә килеп җитте. Мин артык югалып калмасам да, киләчәк тормышым турында азрак баш ватарга туры килде. "КонсультантПлюс" белешмә-хокук системасын өйрәнеп, оешма, предприятие һәм учреждениеләрне бу программа белән тәэмин итү һәм хезмәткәрләрне аңа өйрәтү уе башыма элек тә килгәли иде. Тик вакыт булмаганлыктан, бу бары тик хыял гына булып кала"Ваш консультант" оешмасына мин программаны таратучы белгеч кирәк булуы турында газета игъланыннан укып белдем һәм дус кызымның киңәше буенча мөрәҗәгать иттем. Ул әллә кайчан ук, бу нәкъ сиңа туры килә торган эш дип әйтә килсә дә, таныш түгел эшне башлап җибәрү барыбер шикләндерде... Шуңа карамастан, тәвәккәлләп эшкә тотындым.
Кыскартканга түләнгән акчага система блогы һәм кәрәзле телефон сатып алдым, чөнки бу эштә аларсыз берни эшләп булмый. Ул чакта кәрәзле телефоннар сигналы бик начар булганлыктан, клиентларга шалтырату өчен урамга чыгарга, хәтта биегрәк баскычларга да менәргә туры килде. Беренче булып бу программаны мин - "Алексеевскдорстрой", икенче чиратта - район үзәк хастаханәсендә урнаштырдым. Аннары хезмәт күрсәтү тармагына башта шәһәр, аннары авыл оешмалары керә башлады. Чистай, Әлки районнарында да клиентларыбыз бар. Бүгенге көндә аларның саны кырыкка якын. Без урнаштыра һәм хезмәт күрсәтә торган программалар арасында 1С бухгалтер программасы, салым һәм пенсия отчётлары, бухгалтер учёты аутсорсингы һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Болар бигрәк тә яңа оешмаларга, бухгалтерлар тота алмаган шәхси эшмәкәрләргә кирәк. Безнең хезмәттән файдалану аларга арзангарак төшә, без тиз һәм яхшы сыйфатлы эшләп бирәбез.
- Ун ел эшләү дәверендә "Сезнең консультант" үзәге филиалы коллективында үз традицияләрегез дә урнашкандыр?
- Баштан ук без үз партнерларыбыз белән ышанычлы элемтәләр булдырдык һәм бу хәзер традициягә әйләнде. Коллективта шушы принциптан чыгып эшлиләр.
Безнең коллектив үз эшенә бик тә җаваплы карый, дус һәм бердәм, үз алларына куелган бурычларны уңышлы башкаралар. Мәсәлән, Женя Шалаева бердәнбер офис хезмәткәре. Үз эшенә бик җаваплы карый, намус белән башкара, инициативалы кеше.
Катя Герасимова әле бер генә ел эшли. Ул "КонсультантПлюс" системасында эшли, 1С яңарта. Тырыш, акыллы, һәр яктан сәләтле һәм башка бик күп кенә яхшы сыйфатлары бар.
Наташа Садилина - бухгалтер буларак, ул белмәгән эш юктыр, аңа һәрьяктан таянырга, бөтен эшне ышанып тапшырырга була.
Катя Иванова хәзергә декрет ялында, ул да коллективның ышанычын яулаган кеше.
Белгечләребезнең эше бик күп. Бер атнада 18 - 20 мең документны вакытында эшкәртергә кирәк. Клиентлар мәнфәгате безнең өчен беренче урында тора, шуңа күрә кайвакыт баш күтәрми эшләргә туры килә. Коллективта бер - беребезне аңлап, шундый бердәм максат белән эшләгән кешеләр туплануына мин бик шатланам.
- Кыенлыклар бөтен җирдә дә бар инде ул, сез аларны ничек җиңәсез?
- Бердәм омтылыш белән тырышып эшләгәндә, энтузиазм булганда авырлыкларны җиңәргә була. Даими рәвештә үз өстебездә эшлибез, безнең эш бик үзенчәлекле ул. Кыенлыклар элек тә булды, киләчәктә дә булыр. Кадрлар проблемасы даими борчып тора, хәтта безнең кечкенә генә филиалда да ул сизелә.
- Эшне башлап җибәрүегезгә шактый вакыт үтте, шуңа күрә бу юлны сайлавыгызга үкенмисезме, дөрес юлны сайладык дип ышанып әйтәсезме?
- Әйе, мин үзем теләгән эшне сайладым, мин белемем буенча да, сәләтем буенча да технарь, техник вуз тәмамладым. Миңа шушы эшне сайларга ярдәм иткән язмышыма рәхмәт укыйм. Безнең хезмәт бөтен кешегә кирәк, шуңа күрә ул иртәгәсе көнгә ышаныч уята, киләчәккә өмет бирә. Мин үз офисыбызны төзергә, хезмәткәрләргә эш хакын күтәрергә һәм башка күп кенә нәрсәләр турында хыялланам. Бездә эшләүчеләр үз хезмәтләре белән горурлансын өчен бу тармакны тагын да үстерәсе килә.
Рәсемнәрдә: (сулдан уңга) Е.Герасимова, Н. Гришкова, И.Агафонова; партнерлар киңәшмәгә җыелгач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт күрсәтү Бухгалтер консультанты