Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Спас районы башлыгы Камил Нугаев райондашларын барлык мөселман дөньясы өчен изге саналган Ураза бәйрәме белән котлады.

Ураза гаете изге Рамазан ае тәмамлангач зурлап билгеләп үтелә, диелә котлауда. Ислам диненең иң изге саналган Рамазан аенда ураза тотучылар кешелек дөньясындагы кыйммәтләрне тагын да яхшырак аңлыйлар, күңелләре сафланып кала, рухи һәм әхлакый күтәренкелек тоялар. Рамазан ае һәр мөселманга ел буена җитәрлек күңел күтәренкелеге бирә, һәр мөселман кешесе яхшылыкка гына омтыла.

Ураза бәйрәмен яхшы эшләр белән билгеләп үтү гадәткә кергән, арабызда ярдәмгә мохтаҗлар турында онытмаска, алар турында кайгыртырга кирәк, диелә котлауда.

Мондый мөбарәк көннәрдә туганнарыңны, якыннарыңны шатландыру бигрәк тә саваплы эшләрдән санала.

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет, шатлык, тынычлык, иминлек алып килсен, үзең дә шатланып, башкаларны да шатландырып яшәргә язсын!

Фото http://www.time-namaz.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев