Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш хезмәтләре белән макталдылар

Узган ял көннәрендә Куралово үзешчәннәре шәһәр халкы алдында иҗади концерт белән чыгыш ясады.

Марина Зайцева.
"НЖ".
Концерт хор коллективының чыгышы белән башланып китте. Хорда катнашучылар бик күп иде, алар Мәдәният йорты сәхнәсенә көчкә сыеп беттеләр. Димәк, бу авылда талантлы, җыр-бию яратучылар күп икән. Алар эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр.
Программаны алып баручы Наталья һәм Александр Кутлаевлар борынгы елъязмаларда ук билгеләп үтелгән авылның бай тарихы турында сөйләделәр. Озак еллар буе ул Молоствовлар утарының бер өлеше булып торган. 1931 елда монда "Красный борец" колхозы оештырыла, ә алтмышынчы елларда барлыкка килгән "Волга" нәсел совхозы туксанынчы елларга кадәр яши. Бүгенге көндә Куралово авылында 174 хуҗалык исәпләнә, анда 378 кеше яши. Авылның иң өлкән яшьтәге кешесе Анна Ивановна Борюшкинага 89 яшь тулган, ә иң нәни Софья Володинага әле бер ай да юк...
"Монополия" вокаль-инструменталь ансамбле берничә, шул исәптән туган авыл турында да җыр башкарды. Бу ансамбль үзе дә авыл тарихының бер өлеше булып тора. 1976 елда барлыкка килгән коллективның составы инде берничә тапкыр алышынса да, аны оештыручы Николай Мамонов, Виктор Савинов, Александр Корчагин әле дә иҗаттан аерылмыйлар. Туган авылы турындагы җырның көен дә Николай Мамонов үзе иҗат иткән, ә сүзләрен район газетасында озак еллар буе редактор булып эшләгән Анатолий Самаркин язган.
Виктор Савиновның Екатерина Владимирова һәм Наталья Трифонова белән, Эльвина Закирова һәм Алена Архипова дуэтлары, "Лебедушки" төркеме, Анатолий Шаронов, Надежда Елизарова, Надежда Порфишина башкаруындагы җырларны, Надежда Сафина укыган әни турында шигырьне, Римма Вәлиева башкаруындагы таҗик биюен һәм башка концерт номерларын тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр.
Сәгать ярымлык концертның үткәне сизелмәде дә. Беренче чиратта, чараны оештыручылар - авыл Мәдәният йорты директоры Николай Мамонов һәм сәнгать җитәкчесе Виктор Савинов зур тырышлык куйганнар. Аларга район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов Рәхмәт хатлары тапшырды һәм Куралово халкының элек-электән моңлы җырлары белән генә түгел, тырыш хезмәтләре белән дан тотуларын билгеләп үтте. Бу традиция бүген дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев