Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Туган якның гүзәллеге әкияттәге кебек…”

Узган шимбәдә Кузнечихада авыл бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә авылның олысы-кечесе җыелды, республикабыз һәм илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар да байтак кайткан иде.

Авыл уртасындагы буаның гаҗәеп матур бер почмагындагы махсус әзерләнгән мәйданчыкта үтте әлеге бәйрәм. Шунысын әйтергә кирәк, көмештәй чиста сулы, ярларында бөдрә таллар үсеп утырган бу буа тирәсендәге матурлыкны сүз белән генә аңлата торган түгел. Җәйләрен биредә аккошларны да күрергә була әле. Шуңа күрә, бәйрәмне оештыручыларның бу урынны сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Махсус оештырылган күргәзмәдә җирле осталарның кул эшләре күрсәтелде, ветераннарның да урыны түрдән булды. Халыкны җирлек башлыгы Радик Ибраһимов авыл көне белән котлады, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт әзерләгән иде. Бәйрәм барышында авылның өлкән яшьтәге кешеләре - Анна Фадеева, Алексей Архипов, Анна Каштанованы, яшь гаиләләрне, авыл хуҗалыгы производство алдынгыларын зурладылар. Ирле-хатынлы Гафуровлар, мәсәлән, 61 ел бергә пар канатлар булып яшиләр, ә менә Углевлар гаиләсендә әле күптән түгел генә беренче балалары туган. Чәчүдә актив катнашкан Иван Сарандаев, Виктор Шеронов, Рәис Минхәсәпов, Александр Спирьков һәм башкалар адресына рәхмәт сүзләрен күп әйттеләр. Алар хөрмәтенә җырлар башкардылар.
Бу кичтә авыл өстендә җыр тавышлары озак яңгырады. Бәйрәм һәр кеше күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Туган як туфрагына кайтып якташлар белән очрашу мизгелләре тиз генә онытылмас.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X