Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган авылына багышлап

Казанда Анатолий Самаркинның "Деревенские мотивы" дигән китабы чыкты.

Китапка 2012-2013 елларда "Элита Татарстана" җурналында (аны безнең газетаның элеккеге хезмәткәре Вячеслав Карпов чыгара) "Провинциальные хроники" рубрикасы астында чыккан очерклары кергән.

Автор утыз ел буе "Новая җизнь" газетасы редакторы булып эшләде (ә быел газетада эшли башлавына ярты гасыр була), лаеклы ялга чыкса да, журналистиканы ташламады, актив язып тора. Үзенең язмаларында ул экономиканың аграр секторындагы хәлләрне генә түгел, халкыбыз йолаларын, рухи мәдәниятны саклап торган авыл тормышын сурәтли. Соңгы елларда, бигрәк тә безнең республикада, авыл хуҗалыгын үстерү өчен шактый эшләр башкарыла, ләкин автор фикеренчә, "трамвай артка йөрми", күрелә торган чаралар инде бернәрсәне дә үзгәртә алмый һәм бу җанны борчып тора. Анатолий Самаркинның җурналдагы соңгы язмасы үзенең туган ягы - Әлки районы Түбән Кәчи авылы турында һәм шулай ук авыл язмышы өчен чын күңелдән борчылу белән сугарылган.

Аның язмалары безнең район халкы өчен дә кызыклы булыр. Мәсәлән, "Куда течешь, Сухая Утка" (Кузнечиха авылы турында), "Сельская больница: болевые точки" (ни турында булуы исеменнән үк күренеп тора), "Их крест - радеть о душе и земле" (Полянка һәм Балымер авыллары турында).

Анатолий Самаркин үзенең китабын "беренче укучысы һәм беренче тәнкыйтьче булган" хатыны Юлия Григорьевнаның якты истәлегенә багышлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Деревенские мотивы” Анатолий Самаркин китап